Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрәгенең җылысы, күңеленең яктысы шигырьләрендә чагыла

Газетабызның якын дусты булган, матур-матур шигырьләре, кызыклы язмалары белән безне сөендереп торган, Каргалы авылында яшәп иҗат итүче Әминә апа Камалованың яңа китабы чыгу- безнең өчен дә зур шатлык булды.

Китапта аның соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре, гыйбрәтле язмалары урын алган. Гаилә архивыннан алынган фотографияләр китапны җанландырып, тагын да баетып җибәрә. Шигырь- язмаларын укый- укый, рәсемнәренә карый-карый, берара үзең дә китап геройлары белән бергә яши башлагандай, алар кичергәнне кичергәндәй буласың...Андагы язма- шигырьләр шулай уйландыра, үз дулкынына бөтереп алып кереп китә алган икән, димәк, автор үз максатына ирешкән дигән сүз...
Иҗат җимешләре безнең газетада гына түгел, рес­публика басмаларында да еш күренүче Әминә апа Камалова - үзенчәлекле, күпкырлы талант иясе.Ул нечкә хисле, тирән уй- кичерешләргә бай, аның шигырьләре дә гади, фәлсәфи шигырьләр генә түгел, ә үзгә мәгънәле, гыйбрәтле.
...Кешеләрнең була ихласлары,
Була томанасы, аңлысы.
Аяк чала кайсы өлгерләргә,
Егылганын торгыза кайсысы,-
дип чын хакыйкатьне ачып сала ул "Кешеләр дә төрле була" дигән шигырендә. Ә менә "Кош сагышы"исемле шигыре исә җаннарның иң нечкә кылларын кузгатып, каршылыклы уйлар өермәсенә алып кереп китә, уйландыра, тетрәндерә...
Дөнья шулай яратылган инде:
Берәү таптый, берәү таптала.
Язмышыңны кара болыт басса,
Дошман түгел, дус та шатлана.
Күңелнең моның белән һич кенә дә килешәсе килмәсә дә, тормыш гыйбрәтләре моны әледән-әле раслап тора.Ул исә әнә шушы хакыйкатьне ачып салып, күңеленең бәргәләнүен-сызлануын җиткерә, укучыны да әлеге табылмаган сорауга җавап эзләргә мәҗбүр итә.
"Син минем әтиемме?"шигырен исә тәүге тапкыр елый- елый укыган идем. Кат- кат укысам да,хәзер дә күз яшьләрен тыеп кала алмыйм.Әминә ханым ятим баланың әтисен сугыштан ничек өзгәләнеп көтүен тетрәндерерлек итеп сурәтләп биргән.
Сугыш беткәч авыл малайлары
Олы юлны озак таптады,
Һәркем көтте зарыгып үз әтисен,
Тик күбесенеке кайтмады.
Аннан туктадылар аңлап кайтмасларын,
Бары берәү өметен өзмәде.
Иртән кичкә кадәр һәркөн көтте
Кайтыр юлдан алмый күзләрен.
Кайчак юл буенда йоклап киткәләде,
Батып бетеп җәйге тузанга.
Каршы йөгерде ул һәр кешегә,
Кайткан- киткәннәргә, узганга...
Бу юлларны укыган берәү дә малай язмышына битараф кала алмый, күпме язмышларны ботарлаган, күпме балаларны ятим иткән сугыш афәтенә нәфрәт хисе артканнан- арта гына бара.
Әминә ханымның шигырьләре генә түгел, кыска хикәяләре, юморес­калары да бер сулыш белән укыла.Кыскалыкта осталык дигәндәй, нәни генә мисаллар белән дә автор укучы тарафына гыйбрәтле сүз җиткерә белә. Аның һәрнәрсәгә игътибарлы, зирәк акыллы, күзәтүчән һәм оста тәрбияче булуы сокландыра. Укучыларына шигырьләре аша йөрәк серләрен җиткерә алучы Әминә ханым һөнәрләрнең дә игелеклеләрен сайлаган.
Чистай медицина училищесын тәмамлап, шәфкать туташы һөнәрен үзләштергән Әминә Сәмигулла кызын язмыш җилләре Каргалы авылына китерә.Биредә хастаханә коллективы аны бик җылы каршы ала, яшь кенә булуына карамас­тан, ул үз эшен яратып, зур җаваплылык белән башкара. Тугыз елдан соң хезмәт юлын башка өлкәдә- балалар бакчасында дәвам итә һәм 30 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Озак еллар җитәкчелек вазифасында - шушы 11нче номерлы балалар бакчасы мөдире булып эшли.Ул елларда ук балалар бакчасы алдынгылар рәтендә була, район күләмендә ничә еллар буена әйдәп баручы бакча булып тора. Райондагы башка балалар бакчалары мөдирләре өчен семинарлар үткәрү урынына әверелә. Ару-талуны белми торган, җилдәй җитез, төз гәүдәле, ачык йөзле Әминә ханым коллектив өчен һәрчак янып-көеп йөри.
Гаиләсе дә бик матур, сокланырлык аның. Хәләл җефете уңган- тырыш Тәбрис абый белән игелек­ле, шәфкатьле балалар - Фәнисне һәм Розаны тәрбияләп үстерделәр. Хәзер индеике оныклары, бер оныкчыклары бар. Әминә апаның якыннарына багышлап язылган шигырьләре исә үзгә бер ихласлык, ярату белән сугарылган.
Улым кайтты,кызым кайтты,
Кайтты оныкларым, киленем.
Өем гөрләп тора, балкып утлар яна
Иң бәхетле кеше мин бүген,
дип бар йөрәк җылысын ак кәгазь битләренә төшерә җирле шагыйрәбез.
Амин. Гел шулай булсын, тормышыгыз гөрләп барсын, иминлектә, тигезлектә гомер кичерергә насыйп булсын. Иҗат бакчагыздагы татлы җимешләр озак еллар буена бик күпләрне сөендереп, көч-куәт, рухи азык биреп торырлар дип ышанабыз. Китабыгызда язылганча, яшәүдән ямь алып,якыннарыгызны озак еллар йөрәк җылыгыз, мөлаем карашыгыз белән җылытып яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай шигырь китап Чистай