Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Йөреп булмаслык итеп күзгә яктырталар»

Безнең редакциягә зур стажлы бер машина йөртүче шалтыратты. Ул ксенон фаралы машиналар күбәюенә зарлана. Аның уты машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең күзен камаштыра, бу исә аварияләр китереп чыгарырга мөмкин.

Йөртү стажы зур булуга карамастан, автомобиль сөю­челәр юлларда куркыныч вәзгыятьтә калалар, кайчакта контрольләрен һәм уяу­лыкларын да югалталар. Күп очракта бу каршы яктан килү­че машинаның үзенең фараларының матурлыгы белән күзләрне камаштыруларыннан килеп чыга.

Автомобильдә барасың, ә каршыңа ксенон фаралары белән «тугызлы» машинасы килә. Сыйфатлы ксенон иң дәрәҗәле чит ил машиналарының өстенлеге булып кала, чөнки аны барлык кагыйдәләр буенча урнаштыру да арзан түгел. Хәзер исә ксенонга охшатып ясалганнарны һәр базарда, теләсә нинди «Җигули»га куярга мөмкин. Якты ут шул дәрәҗәдә күзне камаштыра ки, алга барырга мөмкин түгел. Тормозга басарга, юл кырыена чыгарга, күзләр күрә башлаганчы көтеп торырга туры килә. Шундый машина йөртүчеләргә штраф салмыйлармы? Минем белүемчә, ксенонны законсыз куйган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, – дип ризасызлык белдерә чис­тайлы.

Без шундый сорау белән автомәктәп укытучысына мөрәҗәгать иттек. Ул «куркыныч утка» карата үз фикерен белдерде. Ксенон фараларының үз плюслары да бар икән. Алар көчле яктылыклары, саллы көчәнешләре, энергияне аз алулары һәм куллануда озак булулары белән аерылып торалар. Әмма юлларда куркыныч хәлләр туу бер нәрсәне дә акламый.

Аларны һәрвакытта һәм һәр кешегә куярга ярамый. Закон әлеге фараларны мөстәкыйль рәвештә куюларны тыя, – дип хәбәр итә эксперт.

Мондый хокук бозулар өчен нинди чаралар күрелүе хакында безгә Дәүләт автоинспекциясендә җавап бирделәр.

Күп очракта ксенон лампалары белән яктырткычларны законсыз кую күрсәтелгән приборларны һәм аның җайланмаларын конфискацияләү белән бергә машина йөртүчене машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән тәмамлана. Суд КоАПның 12.5 маддәсенең 3 бүлегенә нигезләнә. Мәхрүм итү вакыты – ярты елдан бер елга кадәр. Әгәр мондый лампалар заводта урнаштырылган һәм модель аларны кулланырга рөхсәт итә икән, машина йөртүче җәзага тартылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев