Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт саен йөриләр, белешмәлекләр тараталар

Берничә кисәтү төркеме әгъзалары шәһәр урамнары буйлап йөриләр, янгын куркынычсызлыгы темасына халык белән аңлату эшләре алып баралар.

Эш шәхси секторда үткәрелә. Күп балалы гаиләләр, пенсионерлар, инвалидлар яши торган йортлар аерым контрольдә тора. Аларда яшәүчеләргә белешмәлекләр өләшәләр, кагыйдәләрне аңлаталар, янгын хәбәрчеләре турында сөйлиләр.

Кисәтү төркемнәре составына күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары, башкарма комитетлар, идарәче компанияләр хезмәткәрләре, социаль яклау белгечләре керә. Йортлар буенча йөргәндә без яшәүчеләргә янгын чыгуга ничек юл куймаска, янгын чыккан очракта, нишләргә кирәклеген аңлатабыз. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, нигездә, кешеләр аңлап карыйлар, безне игътибар белән тыңлыйлар, – дип аңлата кисәтү төркемнәрнең берсендә җитәкче Фәрход Садиков.

Чистайда башкарма комитет каршында дүрт төркем булдырылган, алар шәһәр микрорайоннары буенча бүленгән. Авыл халкы да игътибардан читтә калмады, муниципаль районның һәр торак пунктында ишегалларын йөреп чыгу башкарыла, төп максат – янгыннарны булдырмау.

Мондый кисәтү чараларын үткәрергә кирәк, кисәтелгән – димәк коралланган. Шуңа күрә без яшәүчеләргә гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртәбез. Бу бигрәк тә көзге-кышкы сезон башлану белән актуаль. Буклетлар һәм белешмәлекләр ярдәмендә без электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен, электр челтәр­ләренә артык көчәнеш ярамаганлыгын аңлатабыз. Шулай ук мичләрдән дөрес файдалану турында да сөйлибез, янгын чыгу билгеләре булган очракта өйдә яшәүчеләрне кисәтәчәк хәбәр итүче җайланмаларны куярга киңәш итәбез, – дип билгеләп үтә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнар Гатауллин.

Владимир Горожанин ян­гын куркынычсызлы­гы кагыйдәләрен яхшы бе­лә һәм төгәл үти. Кабатлау һәрвакыт файдалы, ди пенсионер, шуңа күрә кисәтү төркеме әгъзаларын игътибар белән тыңлап, тапшырылган белешмәлекне җентекләп өйрәнергә вәгъдә итте.

Иң мөһиме, минемчә, йортта электр техникасы тәртиптә булсын. Бездә автомат исәпләгечләр тора, электр челтәренә артык көчәнеш яки кыска ялганыш булган очракта алар эшли. Берничә тапкыр шулай булды. Мин йорттагы электр челтәрләре торышын даими күзәтеп торам, – ди Владимир Иванович.

Мондый тикшерүләр сезон саен үткәрелә. Көн саен һәр төркем 30лап адрес буенча йөри. Өйдә беркем дә булмаса, белешмәлекләрне почта тарт­маларында калдыралар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев