Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йорт комитетлары үз проблемаларын әйттеләр

2 нче "Сәгатьчеләр поселогы" ТҖСның чираттагы утырышында төзекләндерү, ТКХ, хокук тәртибе сораулары тикшерелде. Аны җитәкче Нина Коваленко алып барды.

Утырышка "Наш дом" идарәче компаниясе җитәкчесе Евгений Баранов, йорт комитетлары рәисләре чакырылды. ТҖС оештырылу уңаеннан аларның эшчәнлеге яңадан торгызылды һәм активлаштырылды. Алар актуаль проблемаларны хәл итүдә халык белән власть арасында бәйләүче звено булдылар. Шундый аралашу яшәүчеләрне борчучы мәсьәләләрне ачыклау һәм хәл итү, төрле социаль өлкәләрдә кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүче проектларны тормышка ашыру буенча перспектив юнәлешләрне билгеләү мөмкинлеге бирә.
2009 елда Энгельс урамындагы 123 нче йортта капиталь ремонт үткәрелде, ә бүген түбәдән су үтә. Янәшәдәге территория төзекләндерелмәгән. Карт агачларны кисеп алырга кирәк, чөнки алар электр үткәргеченә тиеп торалар. Шул ук урамдагы 115 нче йортта яшәүчеләрнең үз проблемалары: машиналарны яшел газонга куймасыннар өчен территорияне тотып алырга кирәк. Йортта яшәүчеләргә һәм җәяүлеләргә уңайсызлыклар булдырмас өчен сәүдә нокталары янында товарларны бушатканда машиналарның туктау урыны мәсьәләсен хәл итү таләп ителә.
В. Ногин урамындагы 60 нчы йорт подвалында канализация торбасыннан су ага, капиталь ремонт таләп ителә, ишегалдына асфальт җәелмәгән, яшәүчеләрнең исәп-хисап үзәгенә сораулары бар.
Очрашу барышында автобус тукталышларын төзекләндерү һәм аларны яктырту белән бәйле темалар күтәрелде. Барлык йорт комитетлары рәисләре дә төнге кибетләр территориясендә һәм алар янындагы ишегалды территорияләрендә хокук тәртибе торышына борчылалар, биредә спиртлы эчемлекләр яратучылар җыела, алар тынлыкны бозалар, үзләреннән соң буш шешәләр, тәмәке тартмалары калдыралар.
Анализ ясалган проблемалар бил­геләнде һәм алар җәмәгать советы утырышында каралачак. Утырыш нәтиҗәләре буенча шәһәр Советы депутаты Радик Ислямов һәм "Наш дом" идарәче компаниясе тарафыннан Энгельс урамындагы 91 нче йортта яшәүче хатын-кызга тәзәрә алыштыру буенча ярдәм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев