Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Йон эрләү остасы

    Оекбаш бәйләргә җепне каян алырга? Бу сорауга җавап гади, ләкин бүген шәһәр баласы гына түгел, авылныкылар арасында да белмәүчеләр булуга шаккатырлык түгел.

    Шәхси хуҗалыкларда сарык асраучыларны кайбер авылларда бармак белән генә санарлык. Бүгенге заман балалары әзергә-бәзер яши. Нигә сарык асрап, йонын кыркып, аны язып, аялап, эрләп торырга ди, кибеттә җаның ниндиен тели, шундые бар. Әйе, кул, физик хезмәтне техника алыштырды. Ә бит бу эшләрнең бернигә дә алыштыргысыз үз ләззәте бар. Йон эрләү әби-бабаларбыздан калган мирас ул. Кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч, авылларда кич утырулар башланган. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерләп куя. Кичтән тәм-томнар көйли. Өмәгә күрше-күлән, дус-ишләр чакырыла. Бергәләп җыелгач, күмәк эш башлана: кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер йомгак чорный, кемдер бәйли. Эшне бүлешеп эшлиләр. Ә инде күңелсез булмасын өчен, болар барысы да уен-көлке, җыр – бию белән үрелеп бара. Эшләр тәмамлангач, хуҗа булышчыларын тәмле ризыклар белән сыйлый.

    Шулай да йон җеп әзерләү нең иң катлаулы эше дип аны эрләү һәм кату дип саныйм. Катага бәйләнгән йонны тигез итеп тартырга кирәк: ул юан да, артык нечкә дә булмаска тиеш. Ә катканда, орчык белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Орчык белән дөрес идарә итмәсәң, җеп өзелә, орчыкка җеп тигез чорналуга ирешүгә кадәр җиде кат тир түгәсең. Авылда йон эрләү һәм кату осталары була.

    Дүрт Өйле авылында яшәүче Хәлимә апа Гыйззәтуллина (рәсемдә) бүген дә кабага утырып орчык белән йон эрли. Бу эшен авыл клубында бик теләп күрсәтте.

    Альбина Нурутдинова,

    Дүрт Өйле авыл клубы мөдире

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: