Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Һәйкәлләрне торгызуда катнашыгыз

    Агымдагы елда 723 чистайлы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуның республика фондына 324580 сум акча күчерделәр.

    Безнең муниципаль район акча күчерүдә катнашучылар саны буенча республикада дүртенче урынны һәм бер яшәүчегә хәйрия взносы күләме буенча алтынчы урынны алып тора. Мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре, банк структуралары хезмәткәрләре иң зур өлеш кертүчеләр.
    "Бетар" фирмасы Свияжск һәм Болгардагы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондына зур күләмдә акча кертте. 2012 ел дәвамында предприятие дүрт тапкыр хәйрия максатларына акча күчерде.
    Муниципаль район власте органнары, социаль яклау идарәсе һәм "Балкыш" социаль ярдәм күрсәтү үзәге коллективлары да торгызу фонды счетын тулыландырдылар.
    Борынгы уникаль һәйкәлләрне торгызу буенча проектны тормышка ашыру дәвам итә. Безнең һәрберебезнең фонд счетына акча күчереп, анда катнашу мөмкинлегебез бар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: