Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Җылыту казанының шартлавыннан 15 яшьлек егетнең гомере өзелә

    31 гыйнварда Яңа Чишмә районы Горшково авылындагы шәхси йортларның берсендә утын белән җылытыла торган казан шартлый.

    Шартлау нәтиҗәсендә 15 яшьлек егет һәлак була. Ачыкланганча, егет күршеләренә кунакка кергән һәм хуҗабикәнең улы белән бер тәүлектән артыграк вакыт ягылмаган металл казанда ут кабызырга тырышкан. Ниндидер мизгелдә казан шартлаган. Аның янында басып торган күрше малае алган имгәнүләрдән һәлак була. Шартлау нәтиҗәсендә йортның бер дивары ишелгән, икенчесе зыян күргән.
    Алдан фаразлау буенча, җылыту җайланмаларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу шартлауга китергән.
    Без белгечнең килеп чыккан вакыйгага аңлатма бирүен үтендек.
    - Фаҗига килеп чыккан йортта, мөгаен, кулдан ясалган, утын ягып җылытыла торган тимер казан куелган булгандыр. Шундый приборлардан файдалану шактый куркыныч. Хуҗалар, мөгаен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәрдер һәм бу шартлауга китергән, - дип аңлатты күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Ренат Җамалетдинов. - Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеген һәр яшәүчегә җиткерү һәм кешеләрнең үлеменә юл куймау өчен безнең бүлек хезмәткәрләре көн саен диярлек рейдлар, шәхси торак секторда халык белән кисәтү әңгәмәләре үткәрәләр, йорт саен йөриләр. Ышанычсыз гаиләләр, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән кешеләр, инвалидлар, үз йортларын мич ягып җылытучылар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең аерым контролендә торалар. Яшәүчеләргә ашыгыч хезмәт телефоны номерлары, мич һәм газ җайланмаларын куркынычсыз куллану буенча тәкъдимнәр күрсәтелгән белешмәлекләр таратыла, кышкы чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә, төтен юлларының торышын даими тикшерергә, шулай ук электр җылыту һәм электр үткәргечләрен куркынычсыз файдалану турында истә тотарга кирәклеге турында сөйләшүләр үткәрелә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: