Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәйге лагерьларны әзерлеккә

Шәһәр хакимиятендә хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау учреждениеләре җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре директорлары урынбасарлары һәм киңәшмәдә катнашучы башкалар катнашында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү мәсьәләләре буенча шәһәр прокуроры каршындагы эшче төркем утырышы булды.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль район башкарма комитеты комиссиясендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чис­тай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә, мәктәп эчендә исәптә торучы балигъ булмаганнарны җәен эшкә урнаштыру мәсьәләләре; яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын булдырмауга юнәлдерелгән чаралар турындагы; "Скарятинский паркында" хокук тәртибен саклауны оештырудагы кимчелекләр, шулай ук "Замандаш", "Кояшкай" һәм "Каенкай" җәйге сәламәтләндерү лагерьлары ачу мәсьәләләре каралды.
Биш айда яшүсмерләр катнашындагы җинаятьләр мәсьәләсе дә игътибарсыз калмады. Бу турыда җыелучыларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Чис­тай районы буенча бүлегенең УУП һәм ПДН бүлекләренең ОПДН начальнигы Л. Әхмерова хәбәр итте. 2012 елның 1 июне торышына муниципаль райондагы яшүсмерләр өч җинаять кылганнар, узган елның шул чорында 31 җинаять кылынган. Яшүсмерләр кылган җинаятьләр саны гомуми җинаятьләрнең 1,3 процентын тәшкил итә. Җинаятьләрдә катнашучылар саны 19дан өч яшүсмергә кадәр кимеде. Яшүсмерләр җинаятенең кимү факторының берсе булып 2011-2012 еллар дәвамында барлык кисәтү субъектларының максатчан һәм нәтиҗәле эшләве тора.
1 июньгә эшкә урнаштырылган яшүсмерләр саны турында шәһәрнең халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе В. Пономарев хәбәр итте. 2012 елның март-апрелендә шәһәр һәм районның уку йортлары белән 19 килешү төзелгән, 337 балигъ булмаган граждан мәктәптәге ремонт бригадаларына эшкә урнаштырылган. 2012 елның июнендә тагын 117 яшүсмергә эшкә урнашу өчен юллама бирелгән. Моннан тыш В. Пономарев балигъ булмаганнарның җәйге мәшгульлеген оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Чистай шәһәр прокуратурасына рәхмәт белдерде. Прокурорның предприятиеләр җитәкчеләре белән уздырган киңәшмәсе нәтиҗәсендә яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен 56 урын бүлеп бирелде.
2012 елда муниципаль район территориясендә балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларының саны артуы уңаеннан ЮХИДИ бүлеге начальнигы А. Заиконников җәйге каникуллар чорында юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә кагылышлы тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. 2012 елның биш аенда 57 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 77 яшүсмер зыян күргән, дүрт балигъ булмаган бала һәлак булган. УУП һәм ПДН бүлекләре хезмәткәрләре, ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тарафыннан үткәрелгән чараларга да карамастан, балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары булып тора. Үз чыгышында ЮХИДИ бүлеге начальнигы кичке вакытта балигъ булмаган юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау, аларның ата-аналарын РФ КоАПының 5.35 нчы маддәсе, 1 нче өлеше буенча административ җавапка тарту буенча атна саен уздырыла торган рейдларның нәтиҗәсен чагылдырды һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәза билгеләгәндә тагын да кырысрак булырга тәкъдим итте.
Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Ф. Хәйруллина һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча УГПН ГУ бүлеге начальнигы М. Хамматгалиев җәйге сәламәтләндерү лагерьларын санитар эпидемиологик таләпләр, янгын иминлеге нормалары таләпләре нигезендә тәртипкә китерү буенча эш турында һәм булачак кабул итү хакында сөйләделәр.
Прокурор Р. Хәкимҗанов тарафыннан сәламәтләндерү лагерьларын санитар эпидемиологик, дәүләт янгын күзәтчелеге нәтиҗәләре, шулай ук лагерьларда кайнар ашатуны оештырганда даими контроль булганда гына сәламәтләндерү лагерьларын эксплуатациягә кертү мөмкинлегенә күрсәтелде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җәйге чорда барлык кисәтү субъектларының эшенә кагылышлы карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев