Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдәге кайнатмалар витаминнар җитмәгәнлек белән көрәшергә ярдәм итәләр

Яз көне без үзебезнең арыганлыгыбызны сизә башлыйбыз, тиз ярсып, кабынып китәбез.

Ә бит, киресенчә, җылы кояшлы көннәргә шатланырга, табигатьнең уянуына, яшеллеккә, беренче чәчәкләргә сокланып хозурланырга кирәк. Бу ни өчен шулай килеп чыга соң? Бу турыда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Чистай, Спасс районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Ольга Веретнова белән сөйләшәбез.
- Бу аңлашыла да, чөнки кыш дәвамында организм көч һәм файдалы матдәләр запасын сарыф итә, - дип билгеләп үтә белгеч. - Яз көне җиләк-җимешләрдә һәм яшелчәләрдә витаминнар кими, шуңа күрә ашамлыклар белән без витаминнарны гадәттәгедән азрак алабыз. Бу балаларга да, олыларга да кагыла. Әгәр, мәсәлән, бала кышын еш авыраса, организмының сак­лау көче кимегән була, ә даруларның, бигрәк тә антибиотикларның, йогынтысында эчәклектә файдалы матдәләрнең үзләшүе функциясе бозыла.
- Балада витаминнар җит­мә­вен ничек белергә?
- Еш кына әти-әниләр баланың күзләрен кысып каравын сизәләр, аның күз күреме бозыла. Бит һәм тән тиресе корылана, бармаклар арасы, тырнаклар янында тән тиресе ярыла, тез, терсәк, эч тирәсе кычыта башлый. Витаминнар җитмәү еш кына стоматитларга, глосситларга, төрле тимгелләр барлыкка килүгә китерә. Теш казналарының канавы һәм ялкынсынуы, арыганлык һәм аппетит югалу С витамины җитмәү билгеләре булып торалар. Йокы килү яки, киресенчә, йокысызлык шулай ук витаминнар җитмәү нәтиҗәсе.
Йөрәк-кан тамырлары (йөрәк тибешенең ешаюы, агарыну, тын кысылу), нерв системасы (төшенкелеккә бирелү, начар кәеф, кызып китү) эшендә дә тайпылышлар һәм язгы кискенләшүләр күзәтелә. Гастрит һәм аш казаны җәрәхәтенең кискенләшүе, аппетитның югалуы, эч кату - бу ашказаны-эчәк системасыннан борчулы сигналлар. Нинди дә булса ризыкны бик ашыйсы килү - организмга бу ризыкта булган билгеле витамин яки микроэлементның җитмәве турында сөйли.
- Бу үзгәрешләргә ничек каршы торырга?
- Яз көне витаминнар җитмәү күренешен киметү өчен төп кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Иң элек балансланган менюга игътибар юнәлтәбез. Балаларга витаминга бай ризыклар ашатыгыз. Әлбәттә, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр яхшы, әмма озак саклаганнан соң аларда витаминнар сизелерлек кими. Әмма безгә көз көне ясалган компотлар, тозлы кыяр, помидор, кәбестә, кишер, чөгендер ярдәмгә килә. Шунысы кызык: кәбестәдә С витамины апельсиндагы кебек.
Ашамлыклар үз витаминнарын югалтмасыннар өчен аларны парда әзерләргә кирәк.
Витаминнар җитмәүне кисәтү өчен балага гөлҗимеш, кара карлыган, кура җиләге яки витаминнарга бай башка җиләкләрдән төнәтмә ясап эчерергә кирәк. Җиләккә кайнап тора торган су салырга һәм бераз төнәтергә кирәк. Башта сабыйга төнәтмәне аз күләмдә бирергә кирәк, чөнки аның җиләккә аллергиясе булырга мөмкин. Саф һавада йөрү витамин җитмәү белән көрәшү һәм баланың сәламәтлеген ныгыту өчен мөһим, чөнки беренче кояш нурлары D витамины эшләп чыгарырга ярдәм итәләр.
Тагын бер киңәш. Күренеп тора торган урынга матур савытларга чикләвек, хөрмә җимеше, алма, кишер салып куегыз, бала рәхәтләнеп ашасын. Көн саен сөт продуктлары - эремчек, кефир тәкъдим итәргә онытмагыз. Болар барысы да яз көне витаминнар җитмәүне җиңәргә ярдәм итәчәкләр. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, яз бары шатлык-сөенечләр генә китерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай витаминнар