Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язылдылар һәм бүләкләр алдылар!

Үзәк почта бүлекчәсендә 14 апрельдә традициягә кергән «Әбүнәче көне» үтте. Аның барышында шәһәрлеләр «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасын ярты еллыкка яздыра алдылар һәм призлар алдылар.

 

Әлеге чара 10 сәгатькә планлаштырылган булса да, кайбер укучылар иртәрәк килделәр. Алар арасында Фидания Исмәгыйлева да бар иде. Ул район газетасын озак еллар яздыра, шуңа күрә дә почта бүлегенә бик теләп килгән.

– Мин үзебезнең район газетасын бик яратып укыйм, аның аша бөтен шәһәр һәм район хәбәрләрен белеп торам. Шулай ук чистайлылар турында, тарихи материаллар укырга яратам, фотоларны бик кызыксынып карыйм. Бүген приз алуым тагын да күңелле булды! – ди Фидания Исмәгыйлева.

– Район газетасын 1970 елдан бирле алдырам. Инәсеннән җебенә кадәр укыйм. Аның битләрендә минем өчен һәрвакыт кирәкле мәгълүмат бар! – ди Валентина Галләмова.

«Әбүнәче көне»ндә безнең даими укучыларыбыз гына түгел, «Мәрхәмәтлелек агачы» акциясендә катнашып, үзләренең әти-әниләренә, социаль учреждениеләргә бүләк ясарга теләүчеләр дә килде.

– Безгә газетабызны төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре яздыруларын күрү, алардан җылы сүзләр ишетү бик күңелле булды. «Әбүнәче көне» безнең өчен аудитория не киңәйтү мөмкинлеге генә түгел, ә кешеләрнең безнең газетабыз битләрендә нәрсә укырга теләүләрен белү дә, – дип билгеләп үтте «Таттмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Чистай-информ» филиалы җитәкчесе, «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасының баш мөхәррире Наталья Данилова.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, үзләренең туганнары исеменә Чистай районара поч тамп җитәкчелеге Алексей Кос тин һәм Вячеслав Воробьев та рәсмиләштерде. «Әбүнәче көне»н безнең редакция җирле почтамп белән берлектә оештырды.

Игътибар!

Чистайлыларның соравы буенча тагын бер тапкыр «Әбүнәче көне»н* үткәрергә уртак карар кабул ителде. Ул 23 апрельдә үзәк почта бүлегендә 10нан 13 сәгатькә кадәр үткәреләчәк. 20 иң беренче газетага язылучы редакциядән призлар** алачак. Плед, кер юу порошогы, савыт-саба тупланмасы һәм башка призлар уйнатылпачак.

 

*Оештыручы – «Татмедиа» АҖ филиалы «Чис тай-информ». Үткәрү көне һәм вакыты - 2021 елның 23 апреле, 10нан 13 сәгатькә кадәр.

**«Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасына 2021 елның II яртыеллыгына (6 айга) язылган беренче 20 кеше бүләк алачак. Бүләк төре лототрон ярдәмендә бил геләнә. Реклама, 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев