Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Язылу ункөнлеге башлана – ташламалар көт

    Иртәгә Бөтенроссия язылу ункөнлеге башлана.

    Ул 21 октябрьгә кадәр (21ен дә кертеп) дәвам итә. Әлеге акция потенциаль язылучыларга уңайлы шартларда иң яраткан вакытлы басмаларга язылуны рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Аны үткәрү вакытында газета, журналлар бәясенә ташлама бирелә, каталогтагы бәяләре төшереләчәк. Мөгаен, шундыйлар исемлегенә барлык вакытлы матбугат та керер, шуңа да вакытны кулдан ычкындырмагыз. Бу көннәрдә "Чистопольские известия" ("Чистай хәбәрләре") газетасына да ташламалы бәядән язылырга мөмкин булачак. 2013 елның беренче яртыеллыгына язылу нибары 243 сум 6 тиен тәшкил итәчәк. Теләсә кайсы вакытлы матбугат өчен язылу кампаниясе киеренке чор, безнең газета да искәрмә түгел. Элеккечә безнең белән калырсыз дип ышанабыз.
    Бөтенроссия язылу ункөнлеге вакытында тәкъдим ителә торган хезмәтләрдән файдаланып калырга ашыгыгыз.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: