Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш аны барменнан сәнәгый виноградчы ясый

Туганнары да, дуслары да Айрат Җәлалетдиновны бу идеядән баш тартырга үгетләгәннәр, әмма ул барыбер виноград куаклары утырткан.

Виноград – безнең климат өчен яңа, өйрәнелеп бетмәгән, катлаулы культура. Әмма барлык тискәре якларга – боз яву, язгы кырауга һәм эшкәртүләр күп булуга карамастан, бакчачылар бездә дә культураны еш утырта башладылар.

Виноградчылар семина ры на Казанга Татарстан вино г рад үстерүчеләре ас социа циясе рәистәше Леон тий Кирягин Айрат Җәлалет динов ны чакырды. Аның уңыш тарихы семинарда катнашучыларга яхшы киләчәккә өмет бирде. Үз тәҗрибәләрендә виноград үстерүнең ничек авыр булуын белгән катнашучылар аны сок ланып тыңладылар.

Айрат тумышы белән Чувашстаннан, Ульяновскида яшәгән. Казанга күченгәнче үк ул бармен булып эшләгән һәм ул чакта ук үз эше турында уйланган. 2015 елда танышларында беренче тапкыр виноград үсентеләрен күреп, ул бу культура белән кызыксына башлаган.

Бервакыт авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сату турында белдерү күзенә ташлана һәм ул виноград куакларын исенә төшерә. Барысы да шуннан башлана.

Айрат, озак уйлап тормыйча, танышлары янына Ульяновскига юл тота. Ул вакытта аларның 1,5 гектар җирләренә виноград утыртылган була. Сораулар күп була: күпме куак сатып алырга, ничек дөрес утыртырга һәм тәрбияләргә? Ул хәтта тиреснең нинди төстә булырга тиешлеген һәм шпалерларның нәрсә икәнен дә белмәгән.

Өйгә кайткач, виноград эшен өйрәнә, Интернетта бик күп мәгълүмат укый. Ул вакытта Татарстанда бу культура белән сәнәгый күләмдә беркем дә шөгыльләнмәгән. Икеләнүләр күп була, чөнки аның моңа кадәр бакча белән кызыксынганы булмаган, бары балачакта гына авылда бәрәңге казыган. Нәтиҗәдә, практик белемсез, үз хаталарында өйрәнеп, бу авыр эшне үзләштерә башлаган.

– Барысы да ничек башланды?

– 2016 елда Кама Тамагында мин 19 гектар җир сатып алдым, актив рәвештә үсентеләр сатып ала башладым. 1,7 миллион сумга якын акча сарыф итеп, мин тәвәккәлләдем. Планда 1500 төп виноград утырту теләге бар иде. Әмма барысы да җиңел түгел икән. 80/80/80 зурлыгында шулкадәр санда чокырны кул белән казу мөмкин түгел. Мин эшчеләр ялладым, алар ярдәмендә без 60 сутый җирдә 650 төп үсентене генә утырта алдык.

– Гаиләгез сезнең мавыгуга ничек карады?

– Әнием эшемнең уңышлы булачагына ышанмады. Күпләр мине бу уемнан кире кайтырга үгетләделәр. Ул вакытта миндә булган транспорт та басулар буйлап йөрергә җайлашмаган иде. Әмма соңрак, минем омтылышымны күреп, туганнарым миңа ярдәмгә килде. Әти баштагы мәлне бик булышты, без икәүләп виноград рәтләре ясадык. Йөргән кызым Катя башта ук минем эшемне хуплады, ә 2017 елда без өйләнештек һәм гаилә бизнесы булдырдык. Хәзер улыбыз Әмир үсеп килә, аңа 3 яшь кенә булса да, ул беренче булып виноград тәмен татып караучыбыз.

– Дәүләт сезгә ничек тә булса ярдәм иттеме?

– Беренче елда ук грантка документлар тапшырырга теләп, авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттем, әмма анда минем эшемне хупламадылар, безнең җирлектә бу культура үсмәячәк дип үз фикерләрен нигезләделәр. «Акчаны дөрес юлга җибәрмисең!» – диделәр. Әмма мин төшенкелеккә бирелмәдем. 2017 елда кабат грантка документлар тапшырдым, әмма тагын барып чыкмады. Ә 2018 елда җиңеп, 1,5 миллион сум акча алдым. Бу акча алга таба виноград утыртырга ярдәм итте. Трактор сатып алдым һәм әти белән виноград утыртуны дәвам иттек. Чокырларны кул белән түгел, ә трактор белән казый башладык, аның белән черемә салдык һәм билгеле бер аралыкта виноград утырта башладык. Эш тизрәк барды.

Өченче елда миңа эшче куллар һәм фикердәшләр җитми башлады, чөнки бизнесны үземә генә тарту авыр. Мин дустым Илдарны чакырдым. Аны ничек кенә үгетләмәдем! Ул предприятиемнең уңышына башта ышанып бетмәде, бары виноград белән сыйлагач кына минем иң зур ярдәмчемә әверелде.

– Сез виноградны авырулардан эшкәртәсезме?

– Без экологик яктан чиста продукт үстерәбез, утыртканнан соң өч ел үткәч кенә минераль ашламалар керттек. Бер клиенткабыз виноград сатып алып, экспертиза ясаган, аны нитратомер белән тикшергән. Аппарат барысының да нормада булуын күрсәткән. Аннары ул кабат килде, виноградны тартмасы белән сатып алды һәм бик канәгать калды.

Виноград – көйсез культура, аны сезонга 4 тапкыр эшкәртәбез. Әмма җимеш төс һәм авырлык җыя башлаганда, анда нитратлар тупланмасын өчен, без бу процедураны төгәллибез.

– Сез нинди максат белән теплица төзедегез?

– Безнең климатта һава шартлары үзгәрүчән: көчле җил, боз яву, кырау сугу. Ачык территориядә үсентеләрне саклау мөмкин түгел. Үз бизнесыбызны иминләштерү өчен, безгә теплицалар төзергә, үсентеләрне үстерү өчен 1100 квадрат метр җирне бүлеп бирергә туры килде. Бу табыш алуның берникадәр гаранты булып тора. Вакыт узу белән аларда җылылык һәм автосугару үткәрдек. Культураны теплица шартларында үстерүнең өстенлегенә инандык. Узган ел виноград үстерү өчен 3 гектар җирдә кышкы теплицалар төзедек. Аларда чыбыкча ике тапкырга тизрәк үсә, хәер уңыш та һәр куактан 50 килограммга кадәр җитә.

– Сезнең яраткан сортларыгыз бармы?

– Бигрәк тә «Аркадия», «Киш-миш лучистый», «Гарольд», «Велес» сортларын яратам. Алар талымсыз, җимешләре хуш исле, эре, сусыл. Әмма вакыт бер урында гына тормый, яңа сортлар чыгарыла. Мин аларны сатып алам, клиентларга тәкъдим итәр алдыннан үсүләрен күзәтәм. Бүгенге көндә коллекциямдә 100гә якын сорт бар.

– Виноград куакларын кышка ничек әзерлисез?

– Бу иң авыр процесс. Артык ботакларны кисеп, бәйләп яткызырга кирәк. Беренче эш итеп ашханә сортларын ябабыз, өсләренә бераз җир салып бастырабыз, ә аннары салкыннарга чыдамрак техник сортларны салам белән каплыйбыз. Җир салып каплау мәшәкатьлерәк. Әмма нишлисең бит? Агросүс кыйммәт, ә ул вакытта виноград табыш китерми иде әле.

– Сез виноградтан нәрсә дә булса ясыйсызмы?

– Виноградның кайбер сортларыннан шәраб ясап карадык. Зур булмаган шәраб әзерләү урыны булдыру комачау итмәс дигән нәтиҗәгә килдек. «Цитронный магарача», «Рислинг», «Бьянка», «Рубин» шәраб сортларын сатып ала һәм утырта башладык. Әмма аларның өлгерү вакыты соңрак җитә һәм җимеш кирәкле күләмдә шикәр җыя алсын өчен аерым тәрбия чаралары күрергә кирәк.

Шәраб җитештерү өчен сыйфатлы продукт кирәк. Бүгенге көндә 30 техник сорт үсә. Көньяк сортларны алдырып һәм тамырландырып карадык, әмма алар җирле, районлаштырылганнан начаррак үсәләр.

Бер үк вакытта җир җиләге һәм кара бөрлегән үстерү белән дә шөгыльләнә башладык.

– Сез продукцияне ничек сатасыз?

– Җиләк-җимеш өлгерү сезонында кешеләр киләләр һәм басудан үзләренә ошаган тәлгәшләрне сатып ала. Модель агентлыклары виноград бакчасында фотосессияләр оештыралар. 2018 елда беренче тапкыр бирегә туристлар килде. Мин алар өчен экскурсияләр үткәрәм, виноград бакчасының барлыкка килү тарихы турында сөйлим. Шулай, акрынлап туристлар өчен экскурсияләр үткәреп, бераз акча эшли башладым. Уңышның бер өлешен – басуда, ә артып калганны Казанның колхоз базарында саттык.

Хәзер көздән калдырылган чыбыкчаларны үстерү белән шөгыльләнәбез. Бер айдан сата башлыйбыз.

– Шушы елларда нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

– Беренче өч елда җәен мин виноград бакчасы янындагы бытовкада яшәдем, ә кышын Казанга эшкә кайта идем. Эшләгән акчага язын койма тотарга челтәр, бәйләү өчен әйберләр, шпалер өчен баганалар, гомумән, кирәк-яраклар сатып алдым.

Акча җитми иде. Төшенке леккә бирелгән чаклар да булды. Җомга киченнән якшәмбегә кадәр таксист булып эшләргә туры килә. Ә дүшәмбедән виноград бакчасында эш дәвам итә.

Язын көтмәгәндә салкыннар килгәч, без бик борчылдык. Ә нәрсә эшләргә? Төнлә әти белән виноград шпалерлары буена тирес таратырга киттек. Ул җылылык бүлеп чыгара һәм үсемлекләрне саклый. Ә басу зур. Бер өлешен эшкәртеп, йокларга кайтып киттек. Бәхеткә, куаклар туңмады.

– Шушы авыр эш белән шөгыльләнүегезгә үкенмисезме?

– Юк, үкенмим. Бизнес үсә, табыш китерә башлады. Алда тормышка ашыру өчен планнар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев