Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы ташу авыр хәлдә калдырмас

Су басарга мөмкин булган Кызыл Яр авылында гражданнар җыены булып узды. Анда авылда яшәүчеләргә гадәттән тыш хәлләр шартларында нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар. - Җирле властьта язгы ташу аерым куркыныч тудырмый, - ди муниципаль районның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Сергей Манов, - Чишмә елгасында су дәрәҗәсе түбән,...

Су басарга мөмкин булган Кызыл Яр авылында гражданнар җыены булып узды. Анда авылда яшәүчеләргә гадәттән тыш хәлләр шартларында нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар.
- Җирле властьта язгы ташу аерым куркыныч тудырмый, - ди муниципаль районның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Сергей Манов, - Чишмә елгасында су дәрәҗәсе түбән, табигать бәла-казасына каршы торырга әзерлек - йөз процент. Бу турыда елга аша күпердә урнашкан гидропосттагы күзәтүләр сөйли.
Су баскан йортларда яшәүчеләрне урнаштыру күз алдында тотылган Кызыл Яр мәктәбендә барысы да - тукланудан ял итүгә кадәр каралган. Муниципаль властьны райондагы буаларның торышы борчый.
- Су басарга мөмкин булган зонага авылның Набережная урамындагы биш торак йорты керә, - дип аңлатты Олы Талкыш авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин, - хәлне даими контрольдә тотабыз. Әлбәттә, хәзер 20-30 ел элек булган кебек үк су басу куркынычы зур түгел, ул вакытта елгадагы су фермаларга кадәр җитә иде. Моны күпер терәсендәге билгеләр раслый. Иң югары чик - 6 метр булган, әмма хәзер, елга ярларыннан чыккан вакытта, су дәрәҗәсе 2.30 билгесенә генә җитә.
Шулай ук Яуширмә авылында урнашкан буадагы хәл даими контрольдә тора. Ул аварияле хәлдә. Гидротехник корылмалар, ә аларга инде 40 елдан артыграк, ремонт таләп итәләр. Федераль власть акча эзли, әмма авыл җирлекләре башлыкларына да үз мөмкинлекләреннән файдаланырга, көн саен гид­ротехник корылмаларның торышын күзәтергә кирәк. Сүз уңаенда, Яуширмә авылындагы гидротехник корылма быел капиталь ремонтланачак.
Табигать бәла-казасының нәрсәгә китерә алуын Дүрт Өйле авылы тирәсендәге буаны су ерган вакытны барысы да яхшы хәтерлиләрдер. Ул автомобиль юлларыннан аерылып калды, су күперне дә җимерде. Бары республика бюджеты ярдәме белән генә аны торгызу мөмкин булды.
Язгы ташу чорында мониторинг оештыру өчен Кызыл Яр авылында, Чишмә елгасында килешү нигезендә су дәрәҗәсенең күтәрелүен үлчәү өчен вакытлыча гидропост булдырылган һәм авылда яшәүче җаваплы кеше билгеләнгән. Ул язгы ташу чорында су дәрәҗәсе күтәрелүен күзәтә һәм мәгълүматларны Чис­тай муниципаль районының бердәм кизү-диспетчер хезмәтенә тапшыра. Түбән Кама муниципаль районы белән берлектә Чишмә елгасы аша күпер янында боз тыгылуга юл куймас өчен шартлату эшләре үткәрү мәсьәләсе эшләнгән - ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына заявка бирелгән. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Чишмә елгасында ташуның бу көннәрдә көтелүен хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев