Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Язгы-җәйге тыю вакытында кайда һәм нәрсә белән балык тотарга ярый

    25 апрельдән 5 майга кадәр Чистайда балык тоту, барлык республикадагы кебек үк, аерым контрольдә тора.

    «Уылдык чәчү» оператив- кисәтү операциясе вакытында кайда, ничек, кайсы вакытта һәм нәрсә белән балык тотарга рөхсәт ителүе хакында «Чиста кырлар» дәүләт табигать тыюлыгының хезмәткәрләре сөйләде.

    Балык тотуның барлык кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәгән намуслы балыкчыларга куркырга кирәкми. Әмма балык тоту катгый рәвештә тыелган урыннар да бар. Һәр өлкәдә, төбәктә алар аерым тыю белән күрсәтелгән.

    Безнең шәһәребез тө бәк әһәмиятендә булган, респуб ликаның аерым сакланучы табигать территорияләренең дәүләт реестрына кертелгән «Чиста кырлар» дәүләт тыюлыгы акваториясе чикләренә керүче Чулман елгасына урнашкан. Бирегә Шушма елгасы, аның кушылдыклары – Талкыш, Кичуй, Шентала, Бахта, Прость, Кече Чирмешән елгалары керә.

    –Балык тоту уылдык чәчү урыныннан тыш, һичшиксез, ярдан башкарылырга тиеш. Үзең белән ике ыргактан дә артык булмаган йөзмә яисә төпле кармак булырга тиеш. Димәк, көймәдә торып теләсә нинди балыкны тоту тыела, балык тоту коралы табылган очракта – спиннинг яисә кармак булсын, алар тышланган булсалар да, штраф салына. Шулай ук җәтьмә һәм тозаклар куллану да тыела, – дип мәгълүмат бирә «Чиста кырлар» дәүләт табигать тыюлыгы начальнигы Александр Чебурахтин.

    Су биологик ресурсларын саклау өчен уылдык чәчү чорында законсыз балык тотучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрелә. Узган операция намуссыз балыкчыларның кагыйдәләргә буйсынмауларын күрсәтте. Узган операция вакытында алардан 120 законсыз куелган балык тоту кораллары тартып алынды, 6 административ беркетмә теркәлде. Ике чис тайлыга карата браконьерлык өчен җинаять эше ачылды.

    Ял вакытыгыз бозылмасын дисәгез, балык тотуны тыймый торгант законнарны үтәргә кирәк. Әгәр дә тотылган балыкның озынлыгы рөхсәт ителгәннән кечерәк булса, аны кичекмәстән булдыра алганча җәрәхәтләрсез җибәрергә кирәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, балык озынлыгын үлчәү аның ябык авызыннан алып койрык канатына кадәр үлчәнә. Кысла формасындагы балык лар өчен койрык пластинасыннан алып күзләре уртасын тоташтыручы линиягә кадәр исәпләнә. Опты, судак, сазан балыгының озынлыгы – 40, корбан балыгыныкы – 25, җәен балыгыныкы – 90, чуртан балыгыныкы – 32, кыслаларныкы – 10 сантиметр булырга тиеш. Бер балыкчы бер тәүлек эчендә 5 килограммнан да артык балык тотмаска тиеш.

    – Уылдык чәчү чорында кызыл китапка кертелгән балык ларны тоту катгый рәвештә тыела. Безнең елгада ул чөгә балыгы. Иң дөресе – эләккән очракта да аны җибәрергә кирәк, – дип билгеләп үтә Александр Юрьевич.

    Шуны аңларга кирәк, уылдык чәчү чорындага тыюлар балыкчылар хокукын чикли дигән сүз түгел. Бу су астында яшәүче җан ияләре тыныч рәвештә үз нәселләрен калдыра алсыннар өчен эшләнә.

    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, практикада исә өстә телгә алынган кагыйдәләрне балыкчылар үзизоляция режимы тәмамланган очракта гына куллана алачаклар. Үзизоляция дәвам иткән вакытта балык тоту кәсебе тыелачак.

    Белешмә

    Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 8.37 маддәсе буенча административ җәза каралган. Ул физик затлар өчен 2000нән 5000гә кадәр, вазифаи затлар өчен 20 000нән 30 000гә кадәр, юридик затлар өчен 10 000нән 20 000гә кадәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: