Яз җитте. Кар астыннан чүп-чар чыга башлады
Чистайлылар көнкүреш калдыклары өемнәреннән зарланалар.
Мөрәҗәгатьләрнең берсе Халык контроленә керде. Ир-ат Нариманов урамы, 72 адресы буенча урнашкан контейнер мәйданчыгындагы чүп өеменнән зарланды. Ул чүп мәйданчыгы җыелмый, ә калдыклар тирә-якка тарала дип билгеләп үтте.
Пушкин һәм Свердлов урамнары чатында да шундый ук хәл. Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр кыш буена җыелган чүпкә чын мәгънәсендә «күмелгәннәр» .
Чистайлылар әлеге проблема белән Халык контроленә күп тапкырлар мөрәҗәгать иттеләр, әмма олау һаман да шунда. Әйтергә кирәк, контейнерлардан чүп-чарны чыгаралар, ә аның тирәсендәге территорияне җыймыйлар.
Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән Чистайда санитар-экологик икеайлык старт алды, аның төп максаты – муниципалитет территориясен тәртипкә китерү. Уртак көч белән югарыда күрсәтелгән чүп урыннары чистартылыр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев