Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яз җитү белән тәртипкә китерү эшләре башланды

    Яз тулысынча үз хокукына керде. Урамда кояшлы, кошлар сайрый, сулар челтерәп ага, бар җирдә «умырзая» лар калкып чыга.

     Нәкъ менә шулай безнең күбебез кар астыннан чыга торган чүп-чарны: шешәләрне, пакетларны, азык калдыкларын, тартмаларны атарга күнеккән.
    Кыштан калган чүп-чар­дан арыну, шәһәр һәм район территориясен тәртипкә китерү өчен 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Чистай муниципаль районында да генераль җыештыру башланды. Беренче чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үтте. Барлыгы анда ике меңнән артыграк кеше катнашты. Нигездә, кар тарату эшләре башкарылды. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларына караганда, анда мәктәпләр һәм балалар бакчалары, үзәк район дәваханәсе, җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы, финанс-бюд­жет палатасы, Яшьләр үзәге, үзәк китапханә подразделениеләре, «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернаты коллективлары, медицина училищесы хезмәткәрләре һәм студентлар катнашканнар.
    – Без экология акция­лә­рендә, бигрәк тә чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә, һәр­вакыт катнашабыз.  Бу бик мөһим. Без үзебез тәр­тип урнаштырмасак, аны без­нең өчен беркем дә эшләмәя­чәк. Әйләнә-тирәбездә чиста һәм уңайлы булса, барыбыз да сөенәбез. Моннан тыш, шундый коллектив чаралар кешеләрне берләштерә, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли, – ди «Юлдаш» йорт-интернаты директоры Елена Четырчинская.
    Шәһәр башкарма комите­тының ТКХ бүлегендә әйтүләренчә, 1 апрельдән бер тапкыр да үзләренә беркетелгән территорияне чистартуга чыкмаган предприятие коллективлары да бар. Әмма вакыт бар әле - алда бик күп чәршәмбе һәм шимбә өмәләре көтә. Моннан тыш, санитар-экологик икеайлык кысаларында 5 май­да «Урман утырту кө­не» ди­гән күләмле акцияне үткәрү планлаштырыла. Шәһәрдә һәм районда яшәүче һәр кеше күмәк җыештыруда катнаша ала. Узган ел экологик икеайлыкка бер миллионнан артыграк татарстанлы кушылды.
     

    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: