Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яуширмә авылыннан газета алдыру­чыга “Татмедиа”дан кызыксындыргыч бүләк тапшырылды

2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе йомгаклары буенча "Татмедиа" "Язылган өчен телевизор" акциясен үткәргән иде.

Һәр районнан "Татмедиа" АҖнең басмаларына иң зур суммага язылучы әбүнәчегә кызыксындыргыч бүләкләр әзерләнде. Бездә шундый игътибарга Яуширмә авылында яшәүче Алмаз Минһаҗев лаек булды. 19 октябрьдә газета редакциясендә тантаналы рәвештә аны бүләкләү булды. "Чистопольские известия" ("Чистай хәбәрләре") газетасының баш мөхәррире Ольга Бандишоева Яуширмә мәктәбе укытучысы Алмаз Минһаҗевка бүләк тапшырды.
- Сез нинди басмаларга язылдыгыз? - дип кызыксындык без аңардан.
- Без даими рәвештә "Чистай хәбәрләре" газетасына язылабыз, туган районыбыздагы яңалыкларны һәрдаим беләсебез килә, "Сабантуй", "Мәгариф" журналларын алдырабыз, чөнки тормыш иптәшем белән икебез дә мәктәптә эшлибез. Хәер, безнең белән яшәүче әтиебез дә вакытлы матбугат басмаларын укырга ярата. Әни китапханәче иде, бездә китап укуга мәхәббәт тәрбияли алды. Без аңа моның өчен мәңге рәхмәтлебез!
Әйтергә кирәк, Алмаз Минһаҗев инде икенче тапкыр "Татмедиа"дан кызыксындыргыч бүләккә лаек булды. Бүләк алганда ул: "Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәтлемен!" - диде. Аның сүзләре безгә эчкерсез тоелды һәм без әбүнәчеләребезнең ышанычын акларга тырышабыз1
Киләсе язылу кампаниясендә, хөрмәтле чистайлылар, сез шулай ук акциядә катнаша ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Язылган өчен телевизор