Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы

Вакыт үткән саен, шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына күңел әрни...

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын челпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән.

Алар –  сабый чакта ук ятим калган, «әти» сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле бала чакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, әтиләренең йөзен дә хәтерләми, ә кайберләре әтиләре сугышка киткәндә хәтта тумаган да булган... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган.

Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган.  Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар. Сугыш беткәнгә дә 76 ел. Әмма аның дәhшәте  –  көл булган шәhәр-авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы – әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар.

Исләй авыл китапханәсендә «Ятимлек – мәңге төзәлми торган йөрәк ярасы» дип аталган кичә үтте. Бу кичә әтиләре сугыш кырында ятып калган балалар – бүгенгесе көндә кадерле әбиләр, хөрмәтле бабайлар (рәсемдә) белән очрашуга багышланган иде. Аларның хәтер сандыкларына күз салсаң, ниләр генә курмәгәннәр алар, нинди генә авыр (әтисез) дигән сүзләр ишетмәгәннәр алар. Шуңа күрә сабыр, нык  алар. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлык лар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә, балалар, оныклар кадер-хөрмәтендә гомер итәләр. Бу кичәдә алар йөрәкләренә авыр булса да, яңадан сугыш елы хәтирәләренә кире кайттылар. Үзләренең балачак хәтирәләрен, без, яшь буын белән уртаклаштылар.Алар күргәнне без күрмәсәк тә, аларның сөйләгәннәре безнең күңелләргә үтеп керде. Укучы балалар шигырьләр сөйләп, ә актив катнашучы Кадриябез үзенең моңлы җыры белән кичәбезне тагын да ямьләндереп җибәрде.Бу кичә авыл җирлеге, авыл клубы мөдире ярдәме белән үткәрелде. Өлкәннәребез хатирәләрен түгәрәк өстәл янында да искә төшереп утырдылар. Аларның күңелләрендә бер генә теләк: сугышлар кабатланмасын, алар күргәнне бүгенге буынга күрергә язмасын, беркем дә ятимлек ачысын татымасын.

Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде. Тарихи хатирәләрне сак ларга, мәңгеләштерергә һәм буыннан-буынга күчерергә тырышыйк.

 

Зөлфия Фәтхетдинова, Исләй авыл китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев