Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьтәшләре арасында ял иттеләр

10 нчы коррекция мәктәбендә барлыгы 132 бала укый, шул исәптән 40 бала инвалид, шуның 19ы өйдә укыйлар. Нәкъ менә соңгылары өчен аларны сыйныфташларына, мәктәпкә якынайту өчен Инвалидлар ункөнлегенә туры китереп шундый хәйрия концерт программалары уздырыла.

Әлеге балаларның күбесен әниләре ялгыз гына тәрбияли, аталары исә авыру кыз һәм уллары туу һәм аларны тәрбияләү белән бәйле җитди проблемалардан куркып гаиләләрдән качканнар.
- Ә бит бу балалар шундый тырышлар, уңганнар, кызганыч, алар язмыш тарафыннан кыерсытылган. Балаларның күпчелеге уңышлы гаиләләрдән, хәзер күп кенә әниләр эшләрен ташлап өйдә утырырга һәм үзләрен тулысынча балаларга багышларга мәҗбүрләр, - дип борчылып сөйли белем бирү учреждениесе директоры Илһамия Сабирҗанова. Йөзләрендә елмаю чагылуын күрәсе килә. Иганәчеләр нәкъ менә шундый авыру кызларга һәм малайларга ярдәм кулы сузып, аларга һәм әти-әниләренә шатлык бүләк итүен күрүе аеруча күңелле һәм дулкынландыра.
Аларның кайберләре бәйрәмгә үз бүләкләре белән килгән. Болар икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы җитәкчесе Ольга Добронравова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Галина Задворнова. Шулай ук исәп-хисап касса үзәге коллективы җитәкчеләре Наҗия Заһретдинова белән (алар янәшәдә генә урнашкан, һәрвакыт матди ярдәм күрсәтәләр), "Алмаз-Холдинг" кибете (Татьяна Самсонова), ш.э. Равил Әхмәтов, "Блиц" иҗат остаханәсе (Искәндәр Гомәров) рәхмәт сүзләренә лаек. Балаларның үзләренең дә (бу көнне аларның кайберләрен чаналарда, таксида алып килсәләр, икенчеләрен кулларында күтәреп килделәр) бу көннән татлы призлар эшләү мөмкинлеге булды. Алар өчен мәктәп укытучылар, тарафыннан төрле уеннар, конкурслар, викториналар оештырылган иде. Алар канәгатьләнү белән әйләнәгә бастылар һәм вокалчы кызлар белән бергә әйлән-бәйлән уйнадылар, аларга кушылып җырладылар. Сөйләп тә торасы юк, һәрберсенең яшьтәшләре белән аралашасы килә, әлеге бәйрәм шуның өчен оештырылды да. Саша Буренинаның әнисенең кулыннан ычкынып барлык күңелле ярышларда катнашасы килде. Кызганыч, бу мөмкин түгел, чөнки кыз бөтенләй йөри алмый.
- Ул бик акыллы, аралашучан, тиз уйлый, бик тиз отып ала, - дип сөйли Ирина Александровна. - Рәхәтләнеп укый, укытучысы Резидә Рәфкать кызы Нургалиеваны ярата, аның килүен көтеп ала. Чыннан да, бу тәҗрибәле, оста укытучы гына түгел, ә киң күңелле, ягымлы, менә дигән кеше дә. Безгә аның белән рәхәт. Сашаның укуга, яңалыкка шулай тартылуында аның өлеше зур.
Кызның әнисе Сашаның кайчан да булса авыруларны җиңеп аягына басасына өметен өзми һәм дөрес эшли. Аның өметен ике өлкән кызы һәм әнисе дә яклыйлар, бар нәрсәдә дә ярдәм итәләр. Ире моннан җиде ел элек кечкенә балага яшь тулганчы үлгән. Кызы хәрәкәтләнә алмаган, ә бүген ул утырып тора, үрмәли. Билгеле, аңа бик авыр, әмма Ирина Александровна көчле булырга тырыша, бервакытта да күз яшен күрсәтми. Аның бу тырышулары, өмете аклансын иде.
Мәктәп директоры Илһамия Сабирҗанова нәкъ шулай булыр дип ышана. Ул үзе һәм хезмәттәшләре чын күңелдән үзләрендә тәрбияләнүчеләргә һәм аларның әти-әниләренә түземлелек, күңел күтәренкелеге һәм югалып калмауларын телиләр.
Рәсемдә: Саша Буренина әнисе белән конкурста катнашуга шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев