Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Яшьтәш» үзендә лагерьара спартакиаданы кабул итте

Август, кояш, эссе... Балалар лагерьларында соңгы сменалар бара.

Ел саен нәкъ менә шушы вакытта җәйге сәламәтләндерү лагерьларында малайлар һәм кызлар гадәткә кергән лагерьара спартакиадада катнашу өчен бергә җыелалар. Әлеге ярышларны үзендә беренче тапкыр «Яшьтәш» кабул итте.
Дәртле көйләр, яңгыравык балалар тавышы сәламәтлән­дерү учреждениесеннән ераккарак ишетелә һәм, әйтергә кирәк, ярышлар башланганчы күпкә алданрак. Ярышка әзерләнү өчен катнашучы командалар алдан ук килгәннәр.
- Малайлар һәм кызлар спартакиадада рәхәтләнеп катнашалар, - ди спорт һәм туризм бүлеге начальнигы, ярышларның төп судьясы Владимир Толоконников, - алар бу көнне команда белән бергә иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтергә кирәк булуын беләләр, шуңа күрә әзерлекне алдан ук башладылар. Әйтергә кирәк, күпчелек балаларның әзерлек дәрәҗәсе югары һәм бу сөендерә.
Спартакиада «Кояшкай», «Раздолье», «Яшь армияче» һәм «Яшьтәш» балалар лагерьларының дүрт командасы арасында үтте. Барысы да сафка тезелүдән башланды, анда малайларны һәм кызларны яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Владимир Толоконников сәламләделәр. Алар ярышларга старт та бирделәр. Малайлар һәм кызлар пионерболда, мини-футболда, өстәл теннисында, канат тартуда һәм күңелле стартларда үз җитезлекләрен һәм көчләрен күрсәттеләр. Шулай ук балалар тизлеккә автомат сүтү һәм җыю белән шөгыльләнделәр, аңардан аттылар. Ярышлар арасындагы тәнәфесләрдә без балалар белән бераз аралаштык. «Спартакиадада катнашу сезгә нәрсә бирә?» - дигән сорауга алар менә ничек җавап бирделәр.
Давыд Пимурзин, Мөхәммәт Марданов, Кирилл Чиненков («Раздолье»):
- Без мини-футбол буенча ярышларга әзерләндек. Спартакиадада катнашып, үз осталыкларыбызны арттырабыз, нәрсәгә сәләтле булуыбызны күрсәтәбез, башкаларның тәҗрибәсен үзләштерәбез һәм, әлбәттә, сәламәтлекне ныгытабыз.
Яна Романова («Яшь армияче»):
- Мин ату кебек спорт ярышында катнашам. Биредә иң мөһиме - сабырлык һәм төз ату. Спартакиадага килгәндә, биредә ярышлар менә дигән. Шәхсән үземдә алар яңа мөмкинлекләр ачарга, төрле спорт төрләрендә күнекмәләрне ныгытырга ярдәм итәләр.
Филипп Мансуров, Ярослав Дмитриев («Кояшкай»):
- Без күңелле стартларда үз командабызның данын яклаячакбыз. Биредә шундый күңелле, җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрә. Безгә спартакиада бик ошый, анда катнашып бик күп яңа дуслар табарга мөмкин.
Камилә Кадыйрова («Яшьтәш»):
- Мин бүген пионербол уйныйм. Спартакиадада бик теләп катнашам. Шундый ярышлар берләштерәләр һәм команда рухын ныгыталар.
Лагерьның төрле мәйданчык­ларында берьюлы берничә ярыш үтте. Иң яхшылар рәтенә керү өчен малайларга һәм кызларга, барлык сынауларны үтеп, җыелма командалар исәбенә мөмкин кадәр күбрәк баллар җыярга кирәк. Спортчыларга җанатарлар көч биреп тордылар, һәр команданың үз җанатарлары бар иде. Алар плакатлар әзерләгәннәр һәм үз энергияләре белән дәртләндереп тордылар (астагы рәсемдә).
Нәтиҗәдә, беренче урынга «Яшьтәш» сәламәтләндерү лагереннан малайлар һәм кызлар лаек булдылар. Алардан «Раздолье» командасы бераз калышты, лидерлар өчлеген «Кояшкай» япты. Ә спартакиада флеш-моб белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай