Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшүсмерләр организмына тәмәкенең йогынтысы

Хәзерге вакытта Россиядә яшүсмерләр арасында тәмәке тарту, ни кызганыч, бөтен җирдә таралган.

Статистика буенча, 15-17 яшьлек һәр икенче малай һәм һәр дүртенче кыз тарта. Өстәвенә, соңгы вакытта бу начар гадәткә дучар булган кызлар саны ике тапкырга арткан. Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан бернинди каршылыкларсыз тарала. Аңа бик куркыныч булмаган зарарлы гадәткә буларак кына карыйлар.

Кагыйдә буларак, яшүсмерләр арасында тәмәке тартуның төп сәбәпләре – тәмәке тартучы әти-әниләре, дуслары, яшьтәшләре ягыннан йогынты һәм басым, олыларга, дусларына һәм үз кумирларына охшарга тырышу, башкалардан аерылып тору теләге, «текә» күренергә омтылу, стрессны бетерү, мөстәкыйль булырга тырышу.

Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту гомуми сәламәтлек күрсәткеченең бик каты төшүенә китерә. Тәмәке төтене күзләрне даими ярсытканга күз күреме, мускул көче, чыдамлыгы акрынлап кими, үсеш, реакция һәм хәрәкәтләр координациясе акрыная, нерв күзәнәкләре зыян күрә. Тәмәке тарту (бигрәк тә яшүсмер вакытта, хәтер әле формалашканда гына) хәтер күләмен һәм мәгълүматны истә калдыру тизлеген шактый киметә. Эндокрин системасының эше бозыла, тиренең зарарлануы: себорея, бетчә барлыкка килә. Йөрәк мускуллары туза, бу киләчәктә йөрәккә бәйле төрле проблемалар: ишемия авыруы, стенокардия, инфаркт китереп чыгара. Тәмәке тарту яшүсмерләрдә эшкә сәләтлелекне нык киметә, аларда хәлсезлек һәм ярсучанлык күзәтелә.

Яшүсмерләр арасында тәмәке тартуны кисәтү тәмәке тартуга бәйлелек әле булмаган чакта ук башланырга тиеш. Бары тик шундый якын килү булганда гына ниндидер уңай нәтиҗәгә өметләнергә мөмкин. Моннан тыш, шуны да аңларга кирәк: бу никотинлы бәйлелекне кисәтү генә түгел, ә сәламәтлекне саклау, гомер озынлыгын арттыру, йөрәк-кан тамырлары системасының, үпкәдә яман шеш, сулыш алу белән бәйле башка хроник авыруларны булдырмау өчен реаль мөмкинлек.

Тәмәке тарту үсмерләрдә ныклы никотинлы бәйлелек тудыра, киләчәктә аннан котылу авыр булачак. Яшүсмер вакытта бөтен организмның көчле үсеше бара һәм тәмәке тарту бу үсешне шактый акрынайта. Организмның күпчелек функцияләре һәм системалары табигать тарафыннан салынган дәрәҗәгә кадәр үсә алмый. Иртә тәмәке тарта башлаган яшүсмерләрнең буе кыска, күкрәк читлеге зәгыйфь, мускул көчсезлеге күзәтелә.

 

Дамира Хөснетдинова, табиб-нарколог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев