Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшүсмергә исерткеч эчемлекләргә каршы торырга ярдәм итәргә

Яшүсмерләрнең әти-әниләренә белгеч җавап бирә.

Эчүчелек проблемасы балалар һәм яшүсмерләр арасында гадәттән тыш актуаль булып кала. Әлеге куркыныч ләззәт ныгып та бетмәгән организмга зур зыян китерә. Бүген табиб-нарколог Дамирә Хөснетдинова белән әлеге җитди тема турында сөйләшәбез.

– Сыра яисә дҗин-тоник шешәсе тоткан яшүсмерләрне еш очратабыз... Әлеге мавыгу аларга зарарсыз булып күренә торгандыр, мөгаен.

– Чыннан да, аларның күбесе сыра һәм джин-тоник бөтенләй зарарсыз дип уйлый, янәсе, ул борчулардан арынырга гына ярдәм итә. Әле аларның күбесе исерек кешеләргә чирканып карый һәм аларның яшәү рәвешен гаепләп сөйлиләр. Бүген яшьләрнең исерткеч эчемлекләргә карашын нормаль дип әйтеп булмый. Алар лимонад кебек әйбер эчәбез дип уйлап, яшьтән үк үзләренең киләчәк тормышларын формалаштыра. Сыралы алкоголизм акрын гына, сиздерми генә организмны яулап алуы белән куркыныч, чөнки ул тора-бара зарарсыз эчемлек кенә булып калмыйча, начар гадәткә әверелеп китәргә мөмкин.

Үзенең яшьтәшләреннән аерылырга теләмичә, һәр бала җәмгыятькә нәкъ менә исерткеч эчемлекләр ярдәмендә яраклашырга тели. Исерткеч эчемлекләр әлеге яшьтә яшүсмерләрдә күзәтелүче төрле комплексларны җиңү чарасы да булып тора. Әйе, яшьләр без «инәгә утырмыйбыз», «иснәмибез», бер-ике шешә сырадан гына берни дә булмый дип уйлыйлар. Күпләр исерткечнең шул ук наркотик икәнен аңламый да!

– Спиртлы эчемлекләрнең яшь организмга зарары турында сөйләгез әле...

– Аз исертүче эчемлек ләрнең шешәләре эчендә яшерелгән зарарлы көчләре турында күп сөйләнелә. Билгеле булганча, эчемлекнең нигезе булып этил һәм шәраб спирты тора. Организмга эләгеп, алар актив рәвештә канга күчәләр, бу исә эритроцитларның ябы шуына, кан тамырлары киңәюенә, барлык организмның күзәнәкләре һәм тукымалары үлүенә китерә. Организмда физиологик процесслар бозыла. Ул исә йөрәк, бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә. Боларның нәтиҗәсе исә сәламәтлектә чагыла.

Кызганычка каршы, бу барысы да түгел әле. Исерткеч эчемлекләрне кулланучы үсмерләрдә ашказаны-эчәк тракты, гепатит, ашказаны асты бизе, бөерләрдә ялкынсынулар, сидек юллары авырулары, бронхит, эндокрин авырулары, кан составы үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә замана мавыгуы авыр нәтиҗәләргә китерә.

Әмма иң куркынычы шунда, исерткечләр баш мие күзәнәкләрен җимерә, бу исә яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышында чагыла. Алар кәеф-сафа корып йөриләр, урлыйлар һәм башка җинаятьләр кыла башлыйлар.

– Аларны кисәтү чарасының төп чарасы булып әти-әниләре нең аек тормыш рәвеше тора. Ачыктан-ачык сөйләшү һәм гаиләдә бер-береңә ышаныч белән карау бик мөһим.

– Берсүзсез. Әти-әниләр балаларын яхшы беләләр, бала белән булган үзгәрешләрне дә тиз сизәләр. Балага әти-әни үзләре үрнәк булып торырга тиеш. Бала ни генә булса да, әти-әнисе белән ачыктан-ачык сөйләшеп буласына ышанырга тиеш. Һичшиксез, исерткеч куллануның тис кәре нәтиҗәләре турында сөйләшергә кирәк. Бу үз-үзеңә ышануның, авыр хәлдән чыгуның иң ышанычлы юлы икәне аңлашыла. Балаларыгызның кызыксынуларын һәм мавыгуларын хуп лагыз, аларның дуслары белән кызыксыныгыз, аларны өйгә чакырыгыз.

Бүген исерткеч эчемлек ләрне кисәтү максатыннан кисәтү ысуллары кулланыла. Боларга мәктәпләрдә, вузларда лекцияләр, әти-әниләр белән шәхси әңгәмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә аек, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау керә (редакциядән: газетабыз битләрендә, «Чис тополь-информ», «Чистай хәбәрләре» сайтларында без әлеге теманы еш яктыртабыз).

Әмма кайбер очракларда әлеге чаралар нәтиҗәсез дә була, аеруча бу тотрыксыз холыклы үсмерләрдә күзәтелә. Яшүсмерләр үзләренә төрле яктан килеп ирешкән мәгълүматлар ташкынында югалып калалар. Шуңа күрә эчкечелекне кисәтүдә иң әһәмиятле чаралар булып өлкәннәр арасында да әлеге начар гадәтләр белән көрәшү тора. Гаиләдә даими спиртлы эчемлекләр куллану да үсмердә алкогольга каршы билгеле бер мөнәсәбәт формалаштыра.

Гаиләдә әти-әнисе эчүчелек белән шөгыльләнүче, шулай ук дәресләрне еш калдыручы үсмерләрне дә аерым контрольга алырга кирәк. Әлеге тискәре күренешне кисәтүдә төп роль тәрбия өлкәсендә эшләүче һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев