Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Яшәргә һәм онытмаска

    Милиционерларның тол хатыннары. Хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәлак булган ирләре үлгәннән соң күпме генә вакыт үтсә дә, язмышлары ничек кенә булса да, гражданнарның тормышын саклап антларына тугры калган тормыш иптәшләре белән горурланалар. Үз оныкларында, оныкчыкларында аларның һөнәрләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар.

    Әлеге толларның барысын да бергә җыеп, үзләрен борчыган нәрсәләр, полициянең көндәлек мәшәкатьләре турында сөйләшү идеясе белән шушы көннәрдә шәһәр эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге һәм ветераннар советы очрашу үткәрделәр.
    ... Ул бик теләп әлеге командировкага җыена, әмма үзе республика чигендә тыныч булмавын яхшы аңлый. Чечняда сугышчан хәрәкәтләр тәмамланса да, боевиклар тынычланмыйлар, юк-юк та террорлык актлары кылына. Атулар, шартлатулар, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һөҗүм итүләр туктамый, ә чечен халкына тәртип урнаштыруда ярдәм итәргә кирәк.
    Чистай милиционерлары өчен беренче командировка уңышлы тәмамланды. "Кайнар нокта"га икенче тапкыр барырга кирәк була. Патруль-пост хезмәте ротасы милиционерлары Ринат Сәхапов һәм Илдар Мирсәйҗанов җыелма отряд составына кертелә, ә отряд белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары Р.Г. Нугуманов җитәкчелек итә, Ул 1991-1993 елларда Чистай эчке эшләр бүлеге белән җитәкчелек итә һәм яшь милиционерлар генерал канаты астында үзләрен ышанычлы сизәләр.
    Ринат хезмәттәшләре, туганнары белән саубуллашканда, исән-сау әйләнеп кайтырга вәгъдә бирә. Хезмәт үз көенә бара. Урамнарга патрульлек итәргә чыгалар, әһәмиятле объектларны саклыйлар. 1995 елның 30 июнендә сержант Сәхапов төзелеш объектларын саклау буенча нарядка чыга һәм берничә сәгатьтән снайпер пулясыннан һәлак була.
    Бөтен милиция коллективы бу югалтуны авыр кичерә. Ринат менә дигән милиционер, ышанычлы дус, сугышчан туганлыкны бәяли белә торган кеше була. Яраткан улларын, ирен, әтисен югалткан гаиләнең кайгысын ничек аңлатырга, аңа бит нибары 26 яшь була.
    Сержант Сәхаповны туган авылы Каргалыда җирлиләр, биредә аның әнисе яши. Гаилә турындагы бөтен кайгыртуларны Чистай эчке эшләр бүлеге һәм республиканың Эчке эшләр министрлыгы үз өстенә ала, хәтта министрлык госпиталендә бушлай дәвалануны да. Полиция хезмәткәрләре даими рәвештә Каргалыга барып аның каберен тәртипкә китерәләр. Милиция сержанты Ринат Сәгыйть улы Сәхапов геройларча сугышчан постта һәлак була. Аны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләклиләр. Полиция бинасында мемориаль такта урнаштырылган.
    Прапорщик Алексей Климов та һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Ул шәһәр урамындагы хулиганнарны тоткарлаганда һәлак була. Бу хәл 1997 елның 18 мартында була. 18 сәгатьләр тирәсендә кизү частена яшьләр компаниясенең хулиганлык гамәлләре турында хәбәр керә. Алар урамда узып баручыларга бәйләнеп йөриләр. Санаулы минутларда әлеге урынга өлкән лейтенант Андрей Чекусов, прапорщик Алексей Климов һәм стажер-милиционер Алдар Бужигаев составындагы патруль төркеме килә. Хулиганнар үзләрен бик иркен тоталар, алар арасында Кожевников дигәне аеруча аерылып тора. Ул бер кулын һәрвакыт кесәсендә тота, прапорщик аның янына килеп карарга җыенгач шартлау яңгырый. Граната хулиган аны милиционерлар ягына ташлаганчы ук шартлый. Ул шунда ук үлә. Шартлауның үзәгендә булган Климов 28 яралану ала, бу аның үлүенә китерә. Калганнары төрле дәрәҗәдәге яраланулар алалар.
    Әлеге фаҗигаләр турында сөйләгәндә йөрәк әрни. Әмма тормыш эстафетасы үлемсез. Һәлак булган милиционерларның уллары әлеге эстафетаны үз кулларына алалар. Роман Климов мәктәпне тәмамлаганда һөнәр сайлау алдында калмый, ул әтисенең эшен дәвам итәчәген яхшы белә. Хәзер Роман РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында өченче курста укый, хәзерге вакытта Чистай полициясендә стажировка уза.
    Ринат Сәхаповның кызы Альбина да башка бер нәрсә турында да хыялланмый, бары полициядә эшләү турында гына уйлый. Ул 8 нче мәктәпнең милиция сыйныфын тәмамлый, КамПИга укырга керә. Юридик институт белән әлегә берни дә килеп чыкмаган, әмма бер шикләнүсез әлеге кыз үз теләгенә ирешәчәк.
    Күңелсез хатирәләрне калдырып торыйк. Көннең онытылмас вакыйгасына - милиционерлар хатыннары белән очрашуга әйләнеп кайтыйк. Чараны оештыручылар кадерле кунакларга кызыклы һәм күңелле булсын, эчке эшләр бүлегенең бүгенге тормышы турында күбрәк белә алсыннар өчен бөтен нәрсәне дә уйлаганнар. Бу турыда җыелучыларга бүлек начальнигы ярдәмчесе - шәхси состав белән эшләү буенча бүлек начальнигы Иван Шаров сөйләде. Үзгәртеп кору авыр шартларда бара. Шәхси состав саны сизелерлек кимеде. Шуңа да карамастан полицейскийлар үзләренең вәкаләтләре - гражданнарның сәламәтлеген һәм тормышын яклап, көнен һәм төнен аларның тынычлыгын саклау турында онытмыйлар. Һәрберсе җәмәгать тәртибен саклау буенча үз вазифасын намуслы үти һәм бу гражданнарның күпләп булу урыннарында җинаятьләр санын киметү, иҗтимагый-сәяси, мәдәни күңел ачу һәм спорт чаралары уздырганда аларның иминлеген тәэмин итү мөмкинлеге бирә.
    Музейга бару - тәртип сакчыларының тормышы белән танышуның тагын бер өлеше. Фотографияләр, документлар, уникаль әйберләр килүчеләргә ул елларның сулышын җиткерә сыман. Биредә егерменче, утызынчы еллардан башлап төрле елларда хезмәткәрләргә бирелгән орденнар, медальләр, танык­лык үрнәкләрен күрергә мөмкин. Диварларда сугышта катнашучыларның, Чистай милициясе ветераннарының, аның җитәкчеләренең язмышлары чагыла. Бөтен билгеләүләрне искә алып экспонатлар миңа карагыз дип сорыйлар сыман.
    Музей белән отставкадагы милиция полковнигы Владимир Салеев җитәкчелек итә, ул экскурсовод та булды. Аның ярдәме белән биредә тормыш кайный. Аның сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң музейның чыннан да буыннар тарихында үзенчәлекле нокта булуын аңлыйсың. Очрашуда катнашучылар кызыклы экскурсиядән канәгать калдылар һәм тәкъдимнәр китабында үзләренең күргәннәренә һәм ишеткәннәренә сокланулары турында язып калдырдылар.
    Очрашу азагында ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция полковнигы Илдар Вәлиуллин Раиса Подорожнаяга, Нина Моновага, Рафилә Габдрәкыйповага, Мария Семякинага, Людмила Максимовага "За верность долгу" китабын бүләк итте. Әлеге китапта Чистай милициясенең беренче көненнән алып бүгенге көнгә кадәр данлыклы юлы сурәтләнгән. Ә аннан соң кунакчыллык законы буенча барысын да чәй өстәле артына чакырдылар. Өстәл артында күңелле әңгәмә дәвам итте. Мондый очрашулар традициягә әверелсен иде. Бу барысының да теләге. Чыннан да шулай дәвам итсен.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: