Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яшәр өчен сездән көч алабыз

    Газиз әниебез Фәүзия һәм әтиебез Илгизәр Хәсәншиннар менә ярты гасыр инде Кызыл Ялан авылында бик матур гомер кичерәләр.

    Озак еллар туган авылларында намус белән хезмәт иттеләр: әниебез озак еллар сыер савучы булып, әтиебез тракторда эшләде. Шушы көннәрдә кадерлеләребезнең матур гомер бәйрәме - алар алтын туйларын билгеләп үтәләр. Авылдашлары, дус-ишләре арасында олы ихтирам, хөрмәт яуладылар. Иңне-иңгә куеп, бер-берсен аңлап яшиләр алар. Алар икесе дә безнең өчен үрнәк, безгә ныклы тәрбия бирделәр. Дөрес тәрбия биргәннәре, акыллы киңәшләре өчен без аларга бик рәхмәтле. Әниебез ачык йөзле, бик сабыр холыклы, киң холыклы. Озак еллар әбиебез каенанасы белән бик матур яшәделәр. Аның пешергән ризыклары ашап туйгысыз, бәлешләре телеңне йотарлык Әтиебез дә бик акыллы, ярдәмчел кеше. Безне: «Нинди генә шартларда да кеше булып калыгыз!» - дип өйрәтте. Без кайткан җиргә йөгерә-йөгерә мунча ягып йөрүче әтиебезгә карап сокланабыз да, горурланабыз да.

    Тормыш дигәнең гел шатлыклардан гына тормый шул. Аллаһы Тәгалә адәм баласына сынауларны да биреп тора. Әти -әнием үзләренә килгән кайгы хәсрәтне дә бергә кичерделәр, сынмадылар, сыгылмадылар.Алар бербөтен булып, бер- берсенә терәк, таяныч булып яшиләр. Без аларга карап сок­ланабыз, алар янәшәсендә барлык проблемалар да югалып калгандай була. «Бергә көләбез, бергә елыйбыз», - диләр алар. Икесе дә туган җанлы, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер. Нур сибеп торучы өйләре һәркем өчен ачык. Без дә алар янына ашкынып, шатланышып кайтабыз. Барыбыз да аларга мең-мең рәхмәтле. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә куанышып, бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә насыйп булсын иде. Газиз кешеләребезгә өебезнең түрендә, ягымлы карашлары, җылы сүзләре белән безнең күңелләребезне, җаннарыбызны җылытып озын-озак яшәргә насыйп булсын. Исәнлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән, тигезлектә, тынычлыкта безне сөендереп, үзләре дә сөенеп яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

    Иңне иңгә куеп, ныклы адым белән,

    Тормыш үрләреннән барасыз.

    Яшәр өчен бөтен матурлыкны

    Бары сездән генә алабыз.

    Сәламәт булып, тагын озак еллар

    Яшәгез сез - бездән шул теләк.

    Барыбызга сезнең киңәшегез,

    Сезнең ныклы сүзләр бик кирәк.

    Олы хөрмәт белән

    кызларыгыз, кияүләрегез,

    онык-оныкчыкларыгыз

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: