Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яшьләрне ишеттеләр

    Экстремизмны кисәтү буенча айлык үткәрү кысаларында Яшьләр үзәгендә "Хәзерге дөньяда экстремизм һәм аны җиңү юллары" дигән темага түгәрәк өстәл булды, анда дини конфессияләр, федераль иминлек хезмәте һәм полиция вәкилләре, психологлар, "Форпост" яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, студентларның шәһәр советы һәм яшьләрнең башка иҗтимагый оешмалары катнашты.

    Әлеге очрашуның максаты экстремизмны кисәтү алымнарын, яшьләр белән шундый эшнең актуальлеген тикшерү булды, уртак чаралар билгеләнде, узган елгы эшкә анализ ясалды. Әлеге проблеманы яшьләр белән актив тикшерү аларның ихтыяҗларын һәм теләкләрен тирәнрәк күрергә ярдәм итте. Түгәрәк өстәл эше барышында белгечләр эшчәнлегендәге уңай һәм начар урыннар күренде. Яшьләр һәрвакытта да төрле структуралар җитәкчеләре белән ачыктан-ачык әңгәмә кора алмыйлар, ә сораулар күп җыелган, ике сәгать дәвамында үз идеяләрен тәкъдим иттеләр һәм ни өчен эшнең барлык алымнары да туры килмәвен, экстремис­тик күренешләрне кисәтүне ничек үткәрергә ярамавын белделәр. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар яшүсмерләр арасында кисәтү эшләренең бердәм стратегиясен эшләделәр. Яшьләрне ишеттеләр, күп кенә идеяләр киләчәктәге планнарга кертелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: