Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләрне Интернетта законсыз берләшмәләрдән сакларга

Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә үтте.

Кешеләр күпләп була торган урыннарның һәм полиция тарафыннан мәҗбүри сакланырга тиешле объектларның террорчыларга каршы сакланышы таләпләрен үтәү барышы һәм шундый урыннарның һәм объектларның иминлек паспортлары формасы турында РФ милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш сак идарәсенең ТР буенча филиалы – Чис­тай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Юрий Беспалов хәбәр итте.

– Тикшерү нәтиҗәләре буенча кешеләр күпләп була торган объектларда берникадәр җитешсезлекләр ачылды. Аларны бетерү буенча сроклар узган инде. Әмма аларның кайберсендә җитешсезлекләр калган әле, – дип билгеләп үтте Юрий Петрович. – Мәсәлән, «Нур»  мәчетендә, «Ватан»  пат­риотик тәрбия үзәгендә хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системаларын, «Раздолье»  дәвалау-сәламәтләндерү лагеренда Чулман елгасы ягыннан тышкы койманы җиһазландырып бетерергә кирәк.

Дини объектларның террорчылыкка каршы сакланышы һәм инженер-техник ныклыгы турында Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм Чистай районы благочинные ярдәмчесе иерей Николай Андриевский сөйләделәр. Кайбер мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә янгын вакытында хәбәр итү һәм кешеләрнең эвакуациясе белән идарә итү системалары, өстәмә видеокамералар, яктырту системалары һәм башкаларны урнаштырырга туры киләчәк.

«Татмедиа»  АҖ филиалы «Чис­тай-информ»  җитәкчесе вазифаларын башкаручы, «Чис­топольские известия»  («Чистай хәбәрләре» ) газетасының баш мөхәррире Гүзәл Гомәрова террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтүне оештыру буенча массакүләм мәгълүмат чаралары эше турында мәгълүмат бирде.

– Агымдагы елның тугыз аенда газетада төрле милләт вәкилләре тормышы, милли иҗат коллективлары, Чистай районында яшәүче халыкларның гаилә традицияләрен яктыртучы кырыктан артыграк материал басылып чыкты, – дип ассызык­лады Гүзәл Әхәт кызы. – Террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү буенча актив эш алып барып, без милләтара һәм динара килешүчәнлекне ныгытуга, үзара хөрмәткә һәм этник­ара дуслыкка омтылабыз.

Террорчылыкка каршы комиссия каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеме җитәкчесе урынбасары Ольга Добронравова (рәсемдә) социаль челтәрләрдә пропаганда-кисәтү эшен камилләштерү чаралары турында сөйләде. Кызганычка каршы, социаль челтәрләргә мониторинг нәтиҗәләре сөендерми.

– Агымдагы елның тугыз аенда социаль челтәрләрдә 22 законсыз берләшмәдә торучы 300дән артыграк чистайлы ачык­ланган, – дип билгеләп үтте Ольга Владимировна.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов яшьләр белән эшне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.

– Бүгенге көндә Интернет зур куркыныч тудыра. Челтәрдә бик күп законсыз берләшмәләр бар һәм балалар үзләре дә сизмичә явызлар кулына эләгергә мөмкиннәр, – дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич. – Бу юнәлештә зур эш алып барыла, әмма аны көчәйтергә кирәк, чөнки яшьләргә без бары иртә ачыкланган очракта гына ярдәм итә алабыз.

Татар Талкышы авыл җирлеге башлыгы Мәкъсүм Вәлиев авыл җирлеге территориясендә кисәтү эшләре һәм миграция законнарын үтәү турында сөйләде. Мәкъсүм Мәснәви улы составына өч торак пункт кергән авыл җирлеге территориясендә, 325 хуҗалыкта барлыгы 884 кеше – биш милләт вәкиле яшәвен билгеләп үтте, миг­рация исәбендә торучылар юк. Дүрт мәчет эшли. Халык белән аңлату эше алып барыла, мәгълүматлар стендларында, кешеләр күп җыелган урыннарда террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча белешмәлекләр эленгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев