Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләрне деструктив төркемнәрдән сакларга!

Террорчылыкка каршы комиссия утырышын Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде. Комиссия әгъзалары һәм чыгыш ясаучылар хакимиятнең конференц-залына килделәр, ә утырышның башка катнашучылары утырышка видеоконференц элемтә аша кушылдылар. Тикшерелгән мәсьәләләрнең күбесе үсеп килүче яшь буын һәм яшьләр эшләренә кагылды.

Социаль челтәрләрдә деструктив төркемнәр әбүнәчеләрен кисәтүне камилләштерү эшләре һәм чаралары турында ТР эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәгенең Чистай зонасы буенча бүлек начальнигы Юрий Федотов сөйләде.Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм район территориясендә яшьләр арасында деструктив идеологияне тарату буенча вәзгыять тотрыклы кала. Экстремистик характердагы яшьләр төркемнәре һәм берләшмәләре эшчәнлекләре фактлары теркәлмәгән.

Бу елның 9 ае эчендә шәһәребезнең балигъ булмаган яшьләренә 6 прокурор кисәтүе белдерелде. Яшь чистайлылар тарафыннан кылынган экстремистик характердагы административ хокук бозулар һәм җинаятьләр күзәтелми. Экстремистик яки террористик характердагы җинаять кылган өчен утыручыларның яисә хөкем ителгән кешеләрнең гаилә әгъзалары белән актив эшләр алып барыла. Алар 6 ел эшләү дәверендә бернинди вакыйга да теркәлмәгән. Моңа исә без әлеге юнәлештә үткәрелүче киң кисәтү эшләре ярдәмендә ирештек, – дип билгеләп үтте Юрий Николаевич.

Даими рәвештә аерым яшүсмерләрнең радикаль күренешләрен үз вакытында ачыклау максатыннан даими рәвештә социаль челтәрләрне мониторинглау үткәрелә. Аеруча күп санлы яшәүчеләрнең деструктив төркем язылучыларына аерым игътибар бирелә.

Яшьләр арасында радикаль идеяләрне таралуны кисәтү буенча эшләрнең ничек оештырылуы хакында яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Дамир Хәсәнов сөйләде. Эшчәнлекнең әлеге төрен ул өстенлекле дип атады, кисәтүнең даими нигезгә куелуын һәм үз эченә күптөрле чаралар алуын билгеләп үтте.

Әлеге эшләр яшьләр һәм яшүсмерләрдә экстремистик оешмаларның, деструктив оешмаларга вербовкалау ысуллары, килештерелмәгән митингларда, акцияләрдә, экстремистик эшчәнлекнең төрле чараларында катнашуның куркыныч булуы турында яшләрнең аңнарына сеңдерүгә юнәлдерелгән. Моңардан тыш, әлеге чаралар яшьләргә террористик актлар янаганда үзеңне имин тоту күнекмәләрен үзләштерүдә, үсеп килүче яшь буында толерантлык аңын формалаштыру максатыннан үткәрелә, – дип ассызыклап үтте Дамир Мансур улы.

2016 елда террорчылыкка каршы комиссия тарафыннан Чистай районында аерым игътибар сораучы гаиләләр белән эшләүдә ведомствоара төркем формалашты. Әлеге елның ноябрьгә алынган мәгълүматлары буенча исемлектә андый гаиләләрнең саны 16га җитә, гаилә әгъзалары исә 77 кеше.

Ведомствоара эшче төркемнең кисәтү эшчәнлеге хакында аның җитәкчесе Михаил Ксенофонтов сөйләде. Ул ел башыннан бирле 3 утырыш үткәрелүенә ачыклык кертте. Аның сүзләре буенча, һәр утырышта гаиләгә беркетелгән кураторлар үзләренең кул астындагылар турында мәгълүматлар җиткерәләр һәм җыелган мәгълүматлар буенча алар белән эшләүнең формаларын булдыралар.

Ведомствоара эшче төркемнең төп бурычы – һәр гаиләгә якын килү, бер-берсенә ышанычлы мөнәсәбәт булдыру. Бу исә проблема туган очракта кешеләр үзләренә беркетелгән кешеләргә мөрәҗәгать итсен­нәр өчен эшләнә. Аннан соң кирәкле ярдәм коллегия органы әгъзалары тарафыннан күрсәтеләчәк. Эшкә урнаштыруда, куелган закон буенча социаль гарантияләр алуда ярдәм итү, медицина ярдәме – шулар аша ышанычлы элемтәләр булдырыла да инде. Болар исә аралашуны дәвам итәргә, гаиләдә аңлашу, тату яшәү кыйммәтләрен сакларга, үстерергә, уңай үзгәрешләрне стимуллаштыруга һәм үстерергә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Михаил Иванович.

Ксенофонтов шулай ук мондый эшнең озак вакытка исәпләнгән булуын, аның үз эченә өлкәннәрне дә, балаларны да сыйдыруын билгеләп үтте.

Алар өчен ныклы позитив тенденцияләрне: актив гражданлык позициясен, кыйм­мәтле юнәлешләрне, милли традицияләрне, социаль җаваплылыкны һәм шәхси психологик ныклыкны яклау буенча эшләр алып барыла. Тупланган тәҗрибәне истә тотып, аерым игътибар таләп итүче гаиләләр белән эшләр 2021 елда да дәвам итәчәк, – дип сөйләде Михаил Ксенофонтов.

Соңрак исә мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова Чис­тай районында терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча максатчан программа чараларының һәм Россиядә терроризм идеолгиясенә каршы торуның комплекслы планының үтәлеше турында хәбәр итте. Татар Баганалысы авыл җирлеге башлыгы Рәфис Җаббаров исә терроризм һәм экстремизм идеологияләренә каршы тору буенча чараларда катнашуның нәтиҗәлелеге турында, шулай ук миграция законынының үтәлешен тәэмин итү хакында сөйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев