Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләргә гаделлек дәресе бирделәр

«Раздолье» дәвалау- сәламәтләндерү үзәгендә «Шерлок Холмс тикшерү алып бара» дип исемләнгән ришвәтчелеккә каршы квест үткәрделәр.

Әлеге чараны оештыручылар булып риш­вәтчелеккә каршы сәяси мәсьәләләр буенча ТР Президенты Идарәсе ярдәмендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча Министрлык тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» исемле дини иҗтимагый оешмасы торды.
Менә җиде елдан артык инде Татарстанда «Бирмәскә-алмаска» исемле яшьләрнең ришвәт­челеккә каршы программасы тормышка ашырыла. Аның кысаларында җәйге сәламәтләндерү ялын оештыруда мәгълүмати- агарту чаралары үткәрелә.
Мавыктыргыч тирәнтен тикшерү үткәрү сәламләү гимныннан башланды. Балалар бердәм булып бер сафка тезелделәр, уен шартлары белән таныштылар һәм тиз арада биремнәрне үтәргә дә керештеләр. Әйдаманнар белән бергәләп алар логик табышмакларны чиштеләр, артистлар ролендә уйна­ды­лар, ә иң мөһиме - тормыштан кирәкле дәресләр алдылар.
Һәр отрядка гаделлекне торгызу өчен тирәнтен тикшерү үткәрергә кирәк иде. Һәр станциядә катнашучыларны танылган детектив геройлары - Шерлок Холмс, Доктор Ватсон, Мэри Мортсен һәм Мистер Лейстрейд көтте.
Барлык биремнәрне дә үтәп, катнашучылар кодны җыя алдылар, ул исә уенның төп табышмагын чишәргә мөмкинлек бирде.
Мәгълүмати-агарту кве­ст­ларын без инде менә биш ел тормышка ашырабыз, - дип билгеләп үтте Рес­публика ришвәтчелеккә каршы яшьләр программасы җитәкчесе Алла Абросимова. - Элегрәк без «Ришвәтчелеккә юк дип әйт!» дип атала идек, хәзер исә «Шерлок Холмс»тагы яраткан геройларыбызны уеныбызның нигезенә алдык. Мондый чаралар беренче тапкыр гына үткәрелә. Балалар шымчылар рольләрен башкаралар, аларга чын җинаять ачу бурычы куела. Җинаятьченең кем булуын ачыкларга һәм төп табышмакны чишәргә- гаделлекне торгызырга, үз-үзең белән ничек гадел булырга кирәклеген ачыкларга кирәк. Шулай итеп, без яшьләрдә гаделлек, дөреслек һәм бер- береңә булыша белүне тәрбиялибез.
Шөгыльләнүче балалар­ны күзәтеп, уенның алар күңеленә хуш килүен ачыкладык. Алар азарт белән алып баручыларның биремнәрен үтәделәр, һәр­берсе иң беренчеләрдән булып серне чишәргә ашыкты.
- Уен безгә бик ошады, - дип бертавыштан җавап бирделәр квестта катнашучылар Валерия Каштанова һәм Полина Емикеева. - Алып баручылар яхшы сораулар бирделәр, алар безгә тормышта кирәк булачак. Әлеге уен барышында без ришвәтчелек турында күп белдек, без гадел булуның яхшы нәрсә, ә урлауның начар булуын аңладык.
Уен нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар истәлек­ле призларга һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай