Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яшьләр яңа спорт үрләрен яулыйлар

    Чистай спортчылары республика ярышларында төрле дәрәҗәдәге медальләр яуладылар.

    Узган яллар республика дәрәҗәсендәге спорт чараларына бай булды. Төрле турнирларда һәм ярышларда безнең район вәкилләре лаеклы чыгыш ясадылар. Чистай спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр шәхси һәм команда зачетларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

     

    Гер спорты

    100дән артык яшь спортчы гер спорты буенча республика беренчелегендә катнашты. Ярышлар «Лидер» спорт комплексы базасында узды.

    Турнирда Югары Ослан, Ютазы, Минзәлә, Кукмара, Мамадыш, Чистай районнары һәм Казаннан гер күтәрүчеләр катнашты. Безнең район данын «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

    – Беренчелектә безнең 20 спортчыбыз катнашты. Алар лаеклы чыгыш ясадылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Малайлар да, кызлар да ярышларда үҗәтлек, ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш, осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Бездә тәрбияләнүчеләрнең республикада иң көчлеләр исемлегенә керүе бик күңелле. Шуны да билгеләп үтәсем килә, хәзер без бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларга әзерлекне башлап җибәрәбез. Безнең берничә спортчыбыз аларда Татарстан җыелма командасы составында катнашачак, – дип сөйләде «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Альберт Гыйниатуллин.

    Беренчелекнең беренче көнендә герне этеп күтәрү, икенче көнне герне ыргым белән чөю буенча ярышлар узды. Ярыш көннәре нәтиҗәсендә өлкәнрәк егетләр һәм кызлар арасында Чистай герчеләре беренче гомумкоманда урынын яуладылар. Икенче урында – Югары Ослан спортчылары, ә өченче урынны минзәләлеләр алды. Кече яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында команда зачетында шулай ук безнең спортчыларыбыз лидер булды, икенче урында – Минзәлә районы, өченчедә – Ютазы районы.

    Хоккей

    Чистай боз аренасында 2012 елда туган малайлар командалары арасында хоккей турниры узды. Ярышларда Алабуга («Лесные пчелы»), Арча («Кар барслары»), Салават («Юрмат»), Самара («Олимп») спортчылары катнашты. Чистайны тренер Искәндәр Атаков җитәкчелегендәге «Торнадо» командасы тәкъдим итте.

    14 һәм 15 гыйнвар көннәрендә узган ике көнлек турнир нәтиҗәләре буенча Алабуга командасы җиңүче булды. Чистай хоккей дружинасында – икенче урын, пьедесталның өченче баскычына Арчадан яшь спортчылар күтәрелде.

    – Мин иптәшләрем белән шундый яхшы нәтиҗәгә ирешүебезгә шатмын. Көндәшләр лаеклы иде, бик яхшы уйнадылар һәм мондый турнирда иң яхшылар арасында булу шактый дәрәҗәле. Уңышның нигезе – ныклы тренировкалар, безнең бердәм булуыбыз һәм, әлбәттә, тренерыбызның эше дип уйлыйм. Ул һәрвакыт барысын да аңлаешлы һәм грамоталы итеп аңлата, ярдәм итә, команданы дәртләндерә, безгә ышаныч өсти, – дип кичерешләре белән уртаклашты «Торнадо» командасы һөҗүмчесе Никита Чалмаев.

    Командалар кубоклар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

    Иң яхшылар

    «Иң яхшы бомбардир» – Никита Чалмаев, «Торнадо» командасы;

    «Иң яхшы капкачы» – Никита Архипов, «Торнадо» командасы;

    «Иң яхшы сакчы» – Сергей Федотов, «Олимп» командасы;

    «Иң яхшы һөҗүмче» – Камил Нигъмәтҗанов, «Кар барслары» командасы;

    «Шәп уенчы» – Тимур Мусаев, «Лесные пчелы»;

    «Тамашачылар мәхәббәтен яулаучы» – Кирилл Кузьмин, «Юрмат» командасы.

    Бадминтон

    Алексеевск поселогында бадминтон буенча Татарстан шәхси кубогы зона этабының беренче туры узды.

    «Батыр» яшүсмерләр клубында Марсель Галиев җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Эльвира Кәбирова яулады. Арина Коноплева, Салават Халиков һәм Арсений Чебанов бронза медальләргә ия булдылар. Хәзер безнең спортчыларыбызга гыйнвар ахырында Казанда узачак финалда көч сынашырга туры киләчәк.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: