Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы!

Узган шимбәдә Чистайда «Яшьләр. Чаңгы. Сәламәт яшәү рәвеше» дип аталган спорт чарасы булып узды.

Ял көнендә яхшы һава торышы – саф һавада вакытны файдалы үткәрү өчен менә дигән сәбәп түгелме, өстәвенә, барыр урын булганда.

Ярышларда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге шәһәрлеләр катнашты. Алар – яшүсмерләр клубларында шөгыльләнүчеләр, эшләүче яшьләр һәм җәмәгать берләшмәләре активистлары, шулай ук профсоюз лидерлары – барысын да спортка мәхәббәт һәм сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлек берләштерә. Ярышлар «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы трассасында узды.

– Әлеге спорт чарасы бездә ел саен үткәрелә. Аның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрнең ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү. Чаңгы ярышларында катнашырга берничә дистә кешенең теләк белдергәнен күрү күңелле. Аларның кәефләре күтәрелер, киләсе эш көннәренә көч һәм энергиянең артуын тоярлар дип ышанасы килә, – диде Чистай районы эшләүче яшьләрнең кураторы Анфиса Захарова.

Дәүләт учреждениеләренең профсоюз оешмасы рәисе Вера Белова-Реутина да ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.

Һәм, ниһаять: «Старт! Игътибар! Марш!» – дигән сүзләр яңгырады. Беренче булып ветеран-чаңгычылар йөгерде – бу чараны үзенә күрә символик ачу булды. Тәҗрибәле спортчылардан соң стартка яшьләр чыкты. Башта 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар, аннары эшләүче яшьләр йөгерде. Ир-атлар һәм хатын-кызлар шулай ук аерым ярыштылар. Шуңа күрә җиңүчеләрне катнашучыларның яшенә һәм җенесенә карап берничә узышта билгеләделәр. Чистай электр челтәре хезмәткәре Елена Җаббарова призерларның берсе булды. Ул үз төркеменә керүчеләр арасында икенче урынны алды. Кыз шәһәр дәрәҗәсендә оештырыла торган күп кенә спорт чараларында актив катнаша.

– Бер генә гомумшәһәр ярышын да калдырмаска тырышам. Безнең предприятиедән хезмәттәшләрем белән җәен дә, кышын да ярышларда катнашабыз, шуңа күрә чаңгы ярышы булачагын белгәч, озак уйлап тормыйча теркәлдек. Гомумән, спорт белән һәркемгә шөгыльләнергә кирәк, теләк булганда, вакыт табыла. Бу сәламәтлеккә, гомуми халәткә, фикерләү сәләтенә уңай йогынты ясый, энергия бирә. Эштә күп вакытымны утырган килеш үткәрәм, шуңа күрә физкультура белән шөгыльләнү бу яктан да файдалы, – дип билгеләп үтте Елена.

Ә менә Чистай СИЗОсында эшләүче Антон Кириллов ир-атлар арасындагы ярышта җиңүче булды, ул чаңгы спорты белән балачактан шөгыльләнә. Бу аның яраткан спорт төрләренең берсе.

– Кышын мин эштән бушаган вакытымны чаңгы трассасында үткәрәм. Чаңгыда шуганнан соң көч-куәт барлыкка килә, күңел күтәрелеп китә. Елның теләсә кайсы вакытында үземне яхшы физик формада тотарга тырышам, җиңел атлетика белән шөгыльләнәм. Сәламәт тәндә – сәламәт рух! – ди Антон Кириллов.

Чаңгы шууның файдасы турында

– Чаңгыда шуган вакытта организм актив үсә, мускул тукымасы йөкләнешкә җайлаша, арта һәм ныгый, үпкәләрнең күләме арта, чыдамлылык яхшыра. Кеше үзен яхшы хис итә башлый һәм энергия ала. Уртача тигез йөкләнеш метаболизмны арттыра, бөтен тәндә диярлек мускулларны ныгытырга ярдәм итә, – дип сөйли «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе тренеры Алексей Останин. – Даими рәвештә чаңгыда йөрүче кеше тиз ябыга, саф һавада бер сәгать ашыкмыйча йөргән вакытта кеше меңнән артык килокалорий югалта ала. Бу интенсив йөгерүгә тиң, әмма бу очракта арыганлык дәрәҗәсе дә, организмга йөкләнеш тә азрак булачак. Чаңгыда йөрегез, сәламәт һәм нык булыгыз, безгә чаңгы базасына килегез!

 

Җиңүчеләр һәм призерлар:

 

Мәктәп укучылары

Кызлар арасында:

I урын – Екатерина Бойко (2нче гимназия), Алсу Гатина («Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе)

II урын – Дарья Штыкова («Батыр» яшүсмерләр клубы)

III урын – Злата Жукова («Батыр» яшүсмерләр клубы)

IV урын – Камилла Хамматова (СДО)

 

Егетләр арасында:

I урын – Радмир Хәйретдинов («Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе)

II урын – Камил Мингалимов (2нче гимназия)

III урын – Рамазан Мансуров («Спектр» яшүсмерләр клубы)

IV урын – Тимур Фәтхетдинов (2нче гимназия)

 

ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР

Хатын-кызлар арасында:

I урын – Яна Михайлова («Пятерочка» кибете)

II урын – Елена Җаббарова («Чистай электр челтәре»)

III урын – Виктория Яшкова («Тышкы бизәлешләр җитештерү» предприятиесе)

IV урын – Дарья Вахрушева («Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе)

 

Ир-атлар арасында:

I урын – Антон Кириллов (5нче СИЗО)

II урын – Никита Милагин («Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе)

III урын – Алексей Останин («Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе)

IV урын – Рушан Гайнетдинов («Чистай электр челтәре»)

 

ЧАҢГЫЧЫ ВЕТЕРАННАР

 

Хатын-кызлар арасында:

I урын – Галина Комиссарова («Татэнергосбыт»)

II урын – Валентина Кукарина (26нчы балалар бакчасы)

III урын – Ирина Зыкова (8нче балалар бакчасы)

 

Ир-атлар арасында:

I урын – Иван Елисеев

II урын – Василий Никитин, («Виктория» КФХсы)

III урын – Владимир Коннов, «Чистай» мәдәни үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев