Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яшьләр көне бик матур узды

    Узган якшәмбедә Скарятинский бакчасында искиткеч матур бәйрәм чарасы булып узды.

    Бәйрәмдә берничә тематик мәйданчык эшләде.
    Биредә һәрбер үсмер үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды, шулай ук биредә аларга нәрсәгәдер өйрәнергә яисә дуслары янәшәсендә вакытны күңелле уздырырга мөмкинчелек бар иде.
    Бәйрәм чарасы җирле иҗат коллективлары «Спектрум», «Rebels», «Excellent 7» и «Stormbringer» чыгышларыннан башланып китте. Үзләренең энергияләре белән алар публикага җан өрделәр, аеруча аларның чыгышы рок-музыка яратучылар күңеленә хуш килде.
    Паркта исә аерым атмосфера хөкем сөрде, өлкән яшьтәгеләр дә яшьләр арасында үзләрен яшь итеп хис иттеләр.
    Егетләр һәм кызлар ГТО нормалары тапшырдылар, скейтбордчылар һәм велосипедчыларның чыгышларын сок­ланып карадылар. Һәркемгә страйкбол һәм киберспорт көрәше буенча ярышларда катнашу мөмкинлеге бар иде. Яшьләр өчен бармен-шоу һәм мехенди буенча мастер-класс аеруча мавыктыргыч булды. Шулай ук сәләтле малайлар һәм кызларның күргәзмәләреннән һәм күрсәтмә чыгышларыннан торган кызык­лы тематик мәйданчыклар да күп иде.
    Шунысы игътибарга лаек, әлеге мәйданчыклар яшьләр арасында гына түгел, өлкәннәр арасында да зур кызыксыну уятты. Биредә хатын-кызлар һавада фитнес һәм йога белән актив шөгыльләнделәр.
    Яшүсмерләр һәм балалар өчен иң истә кала торган вакыйга - буяулар фестивале булды. Алар сөенә-сөенә бер-берсенә ачык төстәге буяулар белән «ташландылар», куыш-куыш уйнадылар һәм үзләренең буяуларга буялган битләреннән рәхәтләнеп көлештеләр.
    Ә бу вакытта сәхнәдә махсус кунак - , N E Y A төркеме солисты, «Главная сцена» телепроекты финалисты, «Новая волна» халыкара конкурсы финалисты, «Я люблю тебя, Россия» конкурсы җиңүчесе Кирилл Нечаев чыгыш ясады. Аның дәртле җырлары тамашачыларны да биергә мәҗбүр итте.
    Программаның төп чыгышы «Прогульщиклар» төркеменең чыгышы булды. Егетләр үз чыгышлары белән аудиторияне дер селкеттеләр, аларның җырлары тамашачыларга рухи ләззәт өстәде...
    Бу көнне һәркем үзен бала итеп хис итә алды, уңай эмоцияләр һәм энергия алды.
    Бәйрәм чарасы дискотека белән төгәлләнде. Анда яшьләр бик актив катнаштылар. Яшьләр соңга кадәр үзләренең сөйгәннәре һәм дуслары белән күңел ачтылар. Җәйге каникуллар вакыты - биюләр һәм шатлык - сөенечләр вакыты ул.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: