Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләр имәнлектә чүп-чар җыюны оештырдылар

Ике чистайлы 20 капчык чүп-чар җыйды.

Әлеге чараны оештыручы Зөлфәт Вәлиуллин. Ул әлеге планы турында социаль челтәрдәге үз битендә хәбәр итә, теләүчеләрне үзенә кушылырга чакыра.
- Минем кешелекнең иң зур проб­лемасы - эколо­гиянең пычрануын туктату эшендә үз өлешемне кертәсем килде. Телдән чакырулар гына кешеләргә тәэсир итми, шуңа күрә шәхси үрнәктә табигатьне чүп-чардан ничек коткарырга икәнен күрсәттем, - дип билгеләп үтә Зөлфәт.
Имәнлек - чистайлыларның яраткан ял итү урыннарының берсе. Бирегә еш кына ял итүчеләрнең шау-шулы компаниясе җыела, туй фотосессияләре, гаилә пикниклары үтә. Билгеле, алардан соң чүп-чар өелеп кала.
Әлеге акциягә бары ике кеше- Зөлфәт үзе һәм аның сөйгән кызы гына килгән. Әмма алар икесе генә дә 20 капчык чүп-чар җыйганнар.
- Капчыклар, перчаткалар белән «коралланып» юлда очраган һәр чүпне җыя бардык. Юлда 4 капчык, ә имәнлекнең үзендә 16 капчык чүп җыйдык, - дип сөйли Зөлфәт. - Көнкүреш калдыкларыннан, конфет кәгазьләреннән, пластик шешәләрдән, төзелеш чүпләреннән тыш биредә зур күләмдә ватылган пыяла да бар иде. Аларны көрәк белән генә җыярга мөмкин.
Активистларга территорияне җыярга бер сәгать кенә җитми билгеле, әмма аларга вакытлары һич тә кызганыч түгел.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу чистайлы оештырган беренче акция генә түгел. Элегрәк, «Антарктида» мәктәбе белән бергә ул сәгать заводы поселогыннан пристаньга илтүче юлны чис­тарткан иде.
- Балаларны кече яшьтән үк чүп-чарны җыярга өйрәтергә, алар белән күбрәк табигать кочагында булырга, анда дәресләр үткәрергә, походлар, экскурсияләр оештырырга, үсемлекләр, елгалар, күлләр, кошлар, хайваннар турында күбрәк сөйләргә кирәк, - дип саный Зөлфәт Вәлиуллин. - Мәгариф системасында практикага игътибар бирергә кирәк, шул вакытта уку да күңеллерәк булачак, укучылар табигатькә саксызлыкның нинди нәтиҗәләргә китерүен үзләре үк күрәчәк.
Киләчәктә активист шәһәрнең пычранган урыннарын үзенең ярдәмчеләре белән чистартырга планлаштыра.
Бу якшәмбедә Зөлфәт Мебель фабрикасы микрорайонында территорияне чүпләрдән чистарту акциясе оештыра. Шуның өстенә әлеге яшь кешенең техника, капчыклар биреп торачак партнеры да табылган. Әлеге партнер чүпләрнең бер өлешен эшкәртүгә җибәрәчәк.
Киләсе акцияләргә тагын да күбрәк чистайлылар кушылыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай