Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яшьләр «Әдәби тукталыш»та булдылар

    Ватан» хәрби-патриотик эш һәм чакырылышка кадәрге яшьләрне әзерләү үзәгендә «Чистай - әдәби тукталыш» дип исемләнгән шигъри кичә булып узды. 5нче мәктәп укучылары һәм ДОСААФ техник мәктәбе курсантлары белән очрашуга җирле шагыйрь Рифкать Гардиев килде.

    Танылган Чис­тай авторының иҗат кичәсен оештыру идея­се үзәк педагогларында барлыкка килә, ә Рифкать Гардиев аны рәхәтләнеп хуплап ала.
    - Шундый очрашулар үсеп килүче буын өчен гаять мөһим. Чөнки нәкъ менә без, олылар, үз үрнәгебездә яшьләрдә әдәбиятка, китап укуга мәхәббәт уятабыз, ватанпәрвәрлек, үз шәһәребез, анда яшәүчеләр өчен горурлык хисләре тәрбиялибез. Очрашуның нәкъ биредә - «Ватан» үзәгендә, турыдан-туры яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнүче оешмада үтүе очраклы түгел, - дип билгеләп үтте Рифкать Гардиев.
    Шагыйрь малайларны һәм кызларны үз иҗаты белән таныштырды, үзенең берничә шигырен, шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган татар теленнән тәрҗемә ителгән шигъри әсәрләрне укыды. Соңгы вакытта басылып чыккан шигырьләр җыентыкларының берсен - «Мне по душе любое время дня» дип исемләнгәнен Рифкать Гардиев «Ватан» үзәге педагогларына бүләк итте.
    Бу кичәдә шигърият музыка белән үрелеп барды. Валентина Солдатова башкаруында сугыш елларына багышлаган җырлар яңгырады. Сүз уңаенда, шушы җирле шагыйрә белән бергә Рифкать Гардиев «Чистополь - литературный причал» китабын язган. Басма Бөек Ватан сугышы елларында Чистайда яшәгән язучыларның һәм шагыйрьләрнең тормышы турында сөйли.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: