Чистай-информ
  • Рус Тат
  • “Яшелчәләрне үзебез өчен үстерәбез”

    Чистай Выселкасы мәктәбе участогындагы тигез, эшкәртелгән түтәлләр, тигез уңышлар, ландшафтлы дизайн күзне шатландыра.

    Монда ел саен уртак көч белән яшелчә культуралары: суган, кишер, кәбестә, борыч, кабак, бәрәңге...гомумән, гадәти менюга керүче бар нәрсәне үстерәләр.
    - Үзебез өчен тырышабыз бит,- ди "Кояшкай" ял һәм хезмәт лагере начальнигы Ирина Харитонова. - Бу яшелчәләр уку елы дәвамында укучыларның ашханәдә туклану рационына керә. Күп өлеше өсәкләргә салына - кышка яхшы запаслар. Кайвакыт сатырга да кала. Район үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә үзебез җитештергән продукцияне сатабыз. Бу акчалар мәктәп ихтыяҗларына тотыла. Үзебезнең теплицабызда рассадалар, шул исәптән төрле чәчәкләрнекеләрне, үстерәбез, аннан соң ачык грунтка утыртабыз.
    Июньдә чисталык һәм тәртип артыннан "Кырмыска" (начальнигы Ирина Милекова) лагеренда ял итүче 20 егет һәм кыз күзәтте. Чүп үләннәре белән көрәш, су сибү, чәчәкләрне карау - барысын да намус белән эшләделәр. Күл буендагы территорияне чистарту һәм төзекләндерү буенча экологик акциядә дә катнаштык.
    - Без мәктәп яны лагеренда беренче ел түгел, шуңа күрә кабат монда килдек, - дип билгели Настя Покровская. - Дөрес, быел "Кырмыска" ял һәм хезмәт лагеренда булдык. Барыбер барысы да әйбәт булды. Бергәләшеп эшләдек тә, рәхәтләнеп ял да иттек!
    - Бездә, дөрестән дә, кызык­лы конкурслар аз булмады, үзебез дә аларда катнаштык, - дип ассызыклады Ксюша Федотова.
    - Бассейн ошады, без Балалар һәм яшьләр иҗат йортына йөрдек һәм көн аралаш рәхәтләнеп йөздек, бик кызык булды - дип Вероника Симакова, Кристина Плеханова тәэсирләре белән уртак­лашалар. Педагог сүзенә караганда, бу кызлар барысы да активлар, максатларына ирешүчәннәр һәм хезмәт сөючәннәр. Һәм, минем күрүемчә, тыйнаклар, башкаларга игьтибарлылар.
    Чараларның төп өлеше "Кояшкай" сәламәтләндерү лагерьларындагы егетләр һәм кызлар белән берлектә оештырылды. Болар Әкиятләр көне, Рус теле көне, Прическалар көне, Сабантуй, Казанга ВДНХга бару. Кайбер бәйрәм программаларын, бәйрәмнәрне оештыруда мәктәп педагоглары белән берлектә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.
    - Бездә тырышлыклары, лагерь тормышында актив катнашулары өчен балаларны бүләкләү мөмкинлеге бар иде, бу алар өчен яхшы стимул, - дип сөйли Ирина Харитонова. - Бу эштә безгә "Вамин-Чистай" агрофирмасы ширкәте генераль директоры Фәнис Якупов булышты, аңа бик зур рәхмәт!
    Лагерь сменасы бетсә дә, мәктәп яны участогы бушамады. Билгеле бер вакытта бер сыйныф укучылары укытучылары белән бергә, һәрбер үсентене кадерләп, көч җыеп килүче яшелчә культураларын карыйлар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: