Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яшь талантлар «Алтын микрофон» алу өчен ярыштылар

    20 октябрьдә Балалар һәм яшьләр иҗаты йортында «Алтын микрофон» IV муниципаль балалар фестивале булды

    Сәхнәдә 6 яшьтән 21 яшькә кадәрге аерым башкаручылар, шулай ук иҗат коллективлары алты төп номинациядә иҗат номерларын күрсәттеләр. Мәсәлән, «Көй» юнәлешендә «Эстрада вокалы», «Бард җыры», «Халык җыры», «Инструменталь номер», ә театраль юнәлештә «Нәфис сүз» һәм «Конферанс» тәкъдим ителде.
    Әлеге конкурсны үткәрү идеясе белән сәләтле яшь егет, берничә тапкыр халык­ара конкурсларда җиңгән, хәзерге вакытта РФ Президенты каршындагы РАНХИГС - П.А. Столыпин исемендәге Идел буе идарә институтының икенче курсы студенты Сергей Илларионов чыкты. Беренче конкурсны ул 15 яшендә уздырды.
    Быел фестиваль Г.И.Усманов исемендәге Чис­тай авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Александр Спирин тарафыннан техникум җитәкчелеге белән берлектә шәһәр хакимияте, РФ Президенты каршындагы РАНХИГС - П.А. Столыпин исемендәге Идел буе идарә институтының профсоюз комитеты һәм чара иганәчеләре ярдәмендә уздырылды.
    Ел саен фестивальне Чистай муниципаль райо­ны башлыгы Дмитрий Иванов, башлыкның беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, «Чис­тай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ямашнефть» НГДУ җитәкчесе Виктор Смыков, «Вектор» радиокомпаниясе директоры Виктор Классен яклыйлар.
    Чараның тантаналы өлешендә «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Балалар һәм яшьләр иҗаты йорты директоры Светлана Гринина, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Фролова катнаштылар. Чыгышларны компетентлы жюри бәяләде. Катнашучылар сәхнәдә рус һәм татар телләрендә игелек, дуслык, тынычлык турындагы җырларны башкардылар.
    - Елдан-ел катнашучылар саны арта бара, шунысы шатландыра, быел яшь артистлар Татарстанның төрле шәһәрләреннән килделәр, - дип билгеләп үтте проект авторы Сергей Илларионов.
    Катнашучыларның барысы матур костюмнарда чыгыш ясадылар, төрле темаларга кызыклы, театраль әйберләр күрсәттеләр. «Аерым башкаручы» номинациясендә беренче урынны беренче кече категория вәкиле Виктория Якимчева алды, Данияр Сәгъдиев икенче кече категориядә мактаулы беренче урынны алды, ә өченче төркемдә жюри әгъзаларына Алия Хәйретдинованың чыгышы аеруча ошады.
    Иң яшь җиңүче Виктория Якимчева әлеге конкурста беренче тапкыр гына катнашмавы һәм ел саен түземсезлек белән әлеге дулкынландыргыч вакыйганы көтүе турында сөйләде. Аның укытучысы Ольга Назарова да үз укучысының сүзләрен куәтли.
    - Без бик күп шөгыльләнәбез, башка конкурсларда катнашабыз, әмма «Алтын марафон»ны оештыручылар катнашучыларны аеруча җылы каршылыйлар. Фестиваль иҗади һәм музыкаль мөмкинлекләрне үстерергә, яңа күнекмәләр - сәхнәдә үз-үзеңне ничек тотарга, жюри әгъзаларына һәм тамашачыларга ошарга - алырга ярдәм итә, - дип билгеләп үтте Ольга Николаевна.
    Фестиваль Гран-приен 1 нче гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Рәйнә Сабирова яулады. Ул татар телендә бик матур җыр башкарды. Иҗат коллективлары арасында «Маленькие звезды», «Веселый Переполох» һәм «Солдаты удачи» коллективлары иң яхшылар булдылар. «Театр» юнәлешендә беренче урынны Дарья Александрова, бу юнәлештә Гран-прины «Илһам» иҗат коллективы алды.
    - «Алтын микрофон» балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале - бу музыка, матурлык, ачык костюмнар, пластика, юмор һәм менә дигән шигырьләр бәйрәме. Быел конкурс инде дүртенче тапкыр үткәрелде һәм ел саен ул яңа катнашучыларга һәм кунакларга шатлык бүләк итә, - дип сөйли конкурс жюрие әгъзасы, «Ступени» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Чистай шагыйрәсе Елена Быкова.
    Катнашучыларның барысы да Мактау грамоталары, ә аларның җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Киләчәктә бишенче юбилей фестивале үткәрергә планлаштырыла. Һәм фестивальне оештыручылар вәгъдә иткәнчә, барлык яшь башкаручыларны һәм конкурс кунакларын онытылмас бәйрәм көтә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: