Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь шахматчылар нинди уңышларга ирештеләр

Чистайда «Зур Кама» турниры булып узды. Яшь шахматчылар нинди уңышларга ирештеләр? Анда ике яшь төркемдә балалар һәм яшүсмерләр катнаштылар. Быел спорт форумына Татарстанның төрле шәһәрләреннән, шулай ук Мәскәүдән, Чабаксардан, Ульяновск өлкәсеннән, Башкортостаннан барлыгы 155 шахматчы килде.

Без ярышлар башлануы турында язган идек инде, ә хәзер аның нәтиҗәләре белән таныштырырга телибез. «Хуҗалар үзләре нинди уңышларга ирештеләр соң?» - дигән сорау беренче чиратта борчый. Исегезгә төшерәбез, шәһәребезнең данын 48 кеше яклады.
- Чистай командасы өлкән яшь төркемендә (2000-2005 елгы балалар) III урынны яулады, - ди ярышларның баш судьясы Рөстәм Сәгыйтов. - Ике төркемдә дә беренче урыннарны Түбән Кама командалары алды. Малайлар һәм кызлар арасында шәхси зачетларда җиңүне Бөгелмәдән, Баулыдан, Кукмарадан, Сарманнан килгән шахматчылар алып китте. Шунысы куанычлы, район үзәкләрендә спортчыларны әзерләү елдан-ел яхшыра бара.
Медальләр, грамоталар, бүләкләр, шул исәптән, акчалата - җиңүчеләрнең һәм призерларның тырышлыгы бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай