Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь педагогның уңыш формуласы

Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумының математика укытучысы Наталья Рыбина Н.И. Лобачевскийның тууына 224 ел тулуга багышланган математика укытучыларының республика конкурсында җиңүче була. Конкурста 34 белем бирү оешмасыннан 45 укытучы катнаша.

- Конкурс сынауларын үтү җиңел булмады. Мин бик дулкынландым. Әмма анда катнашу иҗади потенциалны үстерергә, математика укытучылары арасында педагогик тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә, - дип уртаклаша үзенең тәэсирләре белән конкурсның «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә лауреат.
Бу, чыннан да, Наталья Павловнаның лаеклы җиңүе. Ул бик тырыш, үзенең яраткан һөнәренә тугры, республика һәм Россия дәрәҗәсендәге күпсанлы конкурсларда һәм семинарларда җиңүче. Шулай, «Акыллы кызлар һәм егетләр иҗаты» бөтенроссия конкурсында «Сыйныфтан тыш чара сценариесе» номинациясендә өченче урын ала. Ә узган ел ТРда һөнәри белем бирү оешмаларының яшь укытучылары республика иҗат конкурсында «Укытучы - профессионал» номинациясендә җиңүче була.
Ул Татар дәүләт гуманитар педагогия университетын математика укытучысы белгечлегенә тәмам­лый. Наталья Павловна тумышы белән Балык Бистәсе районыннан, әмма туган авылында яшь укытучы өчен эш булмый. Ә ул бала чагыннан ук һөнәре буенча эшләргә хыялланган. Шулай, 2010 елда яшь педагог Чистай районы Кубасс мәктәбенең 5-8нче сыйныф укучылары өчен математика укыта башлый.
Мәктәптә укыткан биш ел эчендә ул укучылар, аларның әти-әниләре белән аралашу тәҗрибәсе туплый, «Яшь математиклар» түгәрәгенә нигез сала. Наталья Павловна мәктәптә ришвәтчелеккә каршы сәясәт буенча эш алып бара, комиссия сәркатибе була.
Яшь укытучы үзе белән бергә эшләгән остазлары - Нелли Бэнц, Вера Малолеткова һәм Людмила Быстрова турында аерым җылылык белән сөйли. Наталья Павловна үз укучылары белән яхшы мөнәсәбәт­тә, алар исә яраткан укытучылары белән үз уңышларын уртаклашалар, кирәк булганда киңәш тә сорыйлар.
2015 елда Наталья Павловна гаиләсе белән бергә Чистайга күченә. Биредә ул Г.И. Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен математика һәм үз профиле юнәлешендәге фәннәрне укыта. Эшкә урнашуга ук «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча укучы студентлар төркеменең кураторы итеп билгеләнә.
- Студентлар белән беренче көн­нән үк уртак тел таптык. Алар барысы да яхшы өлгереш күрсәтәләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, төрле олимпиадаларда катнашалар һәм югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. 28 студентның 21е стипендия ала, ә Антон Васин һәм Константин Шилов Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан өстәмә стипендия алалар. Константин быел Студентлар көнендә муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов премиясе белән бүләкләнде, - дип билгеләп үтте Наталья Павловна.
Күптән түгел һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында үткәрелгән конкурста Кирилл Филиппов Наталья Павловна җитәкчелегендә «Н.И. Лобачевский - атаклы рус математигы» дип исемләнгән республика рефератлар конкурсында өченче урын алды.
Яшь белгечкә ярдәм, акыллы киңәш алыр өчен һәрвакыт укыту эшләре буенча директор урынбасары Мулланур Гайнуллинга, цикл комиссиясе рәисе Әлфия Фәтхетдиновага, методист Нәфисә Нуретдиновага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Нәтиҗә дә үзен озак көттерми: быел яз көне Наталья Рыбина студентлар белән бергә республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга планлаштыра. Алар «Математика: геодезиядә тригонометрия» дисциплинасы буенча инновацион проект тәкъдим итәчәкләр, ул «Җир төзүчелек» белгечлеге буенча белем алу өчен билгеләнгән. Бу программаны Наталья Павловна эшләгән, аның ярдәмендә студентларның проект эшләрен мөстәкыйль башкару мөмкинлеге бар. Әлеге проектны сынау уку йортында икенче ел инде алып барыла.
Наталья Рыбина буш вакытларын гаиләсе белән үткәрергә ярата. Ул ике улының кайгыртучан әнисе. Олы улы мәктәптә укый, хоккей белән мавыга, ә кечкенәсе - балалар бакчасына йөри, әмма әле сабый гына булуына карамастан, балалар рәсемнәре конкурсларында берничә тапкыр җиңүче дә булган, нәкъ менә әнисеннән аңа рәсем ясау сәләте күчкән. Наталья Павловна чәчәкләр үстерергә ярата һәм балык тоту белән дә мавыга.
- Табигатьтә кармак белән ял итү зур рәхәтлек китерә, гаиләбезнең һәр әгъзасында үз кармагы һәм балык тоту өчен кирәк-яраклары бар, - ди яшь педагог.
Наталья Павловна килеп чыккан авырлыкларны җиңә, сайлаган өлкәдә квалификациясен даими арттыра. Уңышының төп сере дә даими үзкамилләшүендә, һәр студентка индивидуаль якын килә белүдә һәм дәресләрдә уңайлы мохит булдыруда. Ә укучыларының күңел җылысы, аларның белем алуга омтылышы эштә төп этәргеч булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистополь педагог