Яшь пациентларга «Мобиль ярдәм» күрсәттеләр
Чистайга «медицина десанты» төште. Казан табиблары бригадасы 10нчы номерлы коррекция мәктәбендә эшләде.
Тар белгечләргә кабул итүгә әти-әниләре белән бергә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар чакырылды. Яшь пациентларны невролог, эпилептолог, психиатр, логопед-дефектолог (рәсемдә), клиник психолог һәм функциональ диагностика табибы тикшерделәр. Алар барысы да - «Балаларда көч» хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге белгечләре, әлеге чараны да «Мобиль ярдәм» проекты кысаларында оештырганнар.
– Безнең тернәкләндерү үзәкләре Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә генә бар, әмма республиканың башка районнарыннан да балалар белгечләребезнең квалификацияле ярдәмен ала алуларын телим. Безнең үзәктә Чистайдан яшь пациентлар еш була, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләре үтенече буенча без сезнең районга килдек, – ди «Балаларда көч» хәйрия фонды директоры урынбасары Нина Коваленко.
Белгечләр балалар һәм аларның әти-әниләре белән берничә сәгать дәвамында аралаштылар. 58 диагностика һәм консультатив кабул итү үткәрелде, һәр пациент өчен индивидуаль тернәкләнү маршрутлары эшләнде, тикшерү узган балалар фондның тернәкләндерү үзәкләрендә курслар узарга чакыру алдылар.
– Без балаларыбыз янына килгәннәре өчен коллегаларыбызга бик рәхмәтлебез. Бу яшь пациентларга тирәнрәк тикшеренергә, дәвалау курсына төзәтмәләр кертергә ярдәм итәчәк. Югары квалификацияле белгечләрнең килүе, һичшиксез, диагнозны вакытында кую өчен дә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте балалар дәваханәсенең мәктәп-мәктәпкәчә бүлеге мөдире Светлана Проничева.
Кирәкле һәм мөһим чараны фонд «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова һәм Казан ачык талантлар университеты белән берлектә оештырды. Нәкъ менә алар бу көнне күрү белән проблемалары булган балаларга «Һөнәрләр атлас»ы дигән модульле уен үткәрделәр. Уен формасында малайлар һәм кызлар белем алырга һәм беренче капитал эшләргә тырыштылар.
– Шулай итеп, без балаларга һөнәри юнәлеш бирүдә ярдәм итәбез, әлбәттә, моны аларның сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып эшлибез. Бу уен малайларның һәм кызларның потенциалын ачарга һәм шәхси үсеш планын билгеләргә ярдәм итә. Әйтергә кирәк, балалар уенда бик теләп катнашалар, әти-әниләрен җәлеп иткән очраклар да булгалый, – дип билгеләп үтә Алсу Тарханова.
Табиблар кабул итүе һәм һөнәри юнәлеш уеннары арасындагы тәнәфестә теләгән һәркем мастер-класста катнаша алды. Биредә укучылар үз куллары белән сабын ясадылар һәм ярмадан яки пластилиннан рәсемнәр төзеделәр. Ә аларга бу эштә «Татарстан-яңа гасыр» хәрәкәте волонтерлары ярдәм иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев