Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь конкурсантлар бүләкләр алдылар

Бүген безнең редакциягә «Яраткан шәһәрем» конкурсында катнашучы нәни кунаклар килде.

Собор, мәчет, Скарятинский бакчасы, яр буе, Пастернакка һәйкәлләр, «Торналар оча» – туган шәһәрләрен данлап яшь конкурсантлар әнә шуларны рәсемгә төшергәннәр.

2нче гимназиянең 3 сыйныф укучысы Тимур Хәйретдинов, 3нче гимназиянең 3 сыйныф укучысы Мария Спирина Чистай турында видеоролик төшергәннәр. Алар үзләре иҗат иткән шигырьләрне дә укыдылар.

Тимур Чистайның матур шәһәр, анда күп парклар булуын билгеләп үтте. Аны раслап Мария дә күптән түгел сәгать заводы поселогында урнашкан яңа паркта булуын әйтте. Анда аңа бик ошаган, ул әлеге территорияне тагын да яхшырак өйрәнү өчен бирегә кабат киләчәк.

Икенче сыйныф укучысы Ульяна Нестерова һәм 28нче балалар бакчасының әзерлек төркеменнән Алихан Камалов сәнгать мәктәбендә укыйлар. Ульяна буяулар белән «Торналар оча» һәйкәлен, ә Алихан – яр буен һәм Никольский соборын рәсемгә төшергән. Аларның эшләрендә һәр чис тайлыга якын булган таныш почмаклар күрү бик күңелле.

Без балаларга конкурста катнашулары, туган шәһәрләрен шулай яратулары өчен бик рәхмәтле. Иҗатлары өчен малайлар һәм кызлар Дипломнар һәм призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев