Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь хоккейчылар ике матчта җиңделәр

Чистайның боз аренасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең календарь матчлары узды.

 

20 ноябрь көнне 2010 елгы егетләр уйнады. Бозда «Кара пантералар» (Чистай) һәм «Чаллы 2» (Яр Чаллы) командалары очрашты. Безнең хоккейчыларыбыз көндәшләрен 7:0 исәбе белән җиңде. Вилдан Сабиров һәм Игнат Маслов – өчәр алка, тагын бер алканы Арсений Алексеев кертте. Шул ук малайлар гол керткәндә алканы тапшырулар да ясадылар. Команданың тренеры – Искәндәр Атаков.

Икенче көнне боз аренасында 2009 елда туган егетләр ярышты. Республика беренчелегенең хоккей матчын Чистайның «Кара пантералар»ы һәм Байлар Сабасыннан команда үткәрде. Бу юлы да безнең егетләребез 5:3 исәбе белән җиңү яулады. Көндәшләр капкасына Вячеслав Иванов һәм Игнат Маслов – икешәр алка, Арслан Хәйруллин бер алка кертте. Хоккейчылар Арсений Алексеев, Вилдан Сабиров, Вячеслав Иванов гол керткәндә алканы тапшырулар ясадылар. Команданың тренеры – Антон Веселов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев