Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь инспекторлар отрядлары кизү торырга чыгалар

"Имин тәгәрмәч" юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары конкурсында шәһәр һәм район мәктәпләреннән 12 команда катнашты.

Әлеге конкурс, ЮХИДИ бүлегенең мәгариф идарәсе белән берлектә уздыра торган башка теләсә нинди чарасы кебек үк, укучыларга урамда үз-үзеңне имин тоту күнекмәләрен өйрәнүгә һәм белемнәрен ныгытуга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауга, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә ярдәм итә.
- Агымдагы елның ике аенда балалар катнашы белән бер юл-транспорт вакыйгасы булса, март аенда гына да ике фаҗига булды, - дип сөйли ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Госман Хәкимов. - Язның беренче көнендә коточкыч юл фаҗигасендә пассажир баланың гомере өзелде, ә аның ике яшьтәше авыр тән җәрәхәтләре алды. 21 март көнне автобус яшь җәяүлене бәрдерә. 7 нче мәктәпнең 1 сыйныф укучысы җитди имгәнүләр ала. Югалту, авырту, борчылулар.
Юл фаҗигасендә катнашучыларның үзләренең дә, якыннарының да кичерешләрен сүзләр белән генә аңлатып булмый. Балалар юлларда бәхетсезлеккә очрамасыннар, аларның тормышлары һәм сәламәтлекләре имин булсын иде. Моның өчен гамәлдәге кагыйдәләрне берсүзсез үтәргә кирәк.
Конкурс башында мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин да иң изге теләкләр белән кызларга һәм малайларга мөрәҗәгать итте. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары билгеләнгән кагыйдәләрне үзләре генә белеп калырга түгел, ә бәлки яшьтәшләренә дә өйрәтергә тиешләр. Алар юл-транспорт фаҗигасе нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә беренче табибка кадәр ярдәмне күрсәтә белергә тиешләр. Әлеге конкурс кысаларында да алар медицина мәсьәләләрендә үзләренең белемле булуларын күрсәтергә тырыштылар. Биремнәр практик характерда иде: ничек итеп кулга дөрес шин, кан агуын туктату өчен жгут салырга, дарулар арасыннан бик кирәклеләре белән аптечка җыярга. Ольга Буренкова (Луч), Никита Грызунов (Чистай Выселкасы) иң яхшы башкардылар.
- Чараны үткәрүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, - диде "ТРның юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанс­лау дирекциясе" ДУның Чистай филиалы начальнигы Светлана Сидорова, - ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәре Юрий Фроловка да рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Балалар күз алдында ул жюри әгъзасы буларак кына түгел, ә бәлки яхшы укытучы буларак та үзен күрсәтте. Рәхәтләнеп нәрсә эшләргә яравы һәм ярамавын аңлатты, чөнки иң мөһиме алар моны үзләштерергә тиешләр.
Имтихан нәтиҗәләре буенча Артур Беляев (Йолдыз), Юлия Сурикова (9 нчы мәктәп) иң яхшы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр дип табылдылар. Малайлар һәм кызлар шулай ук велоэстафетада, фигуралы йөртүдә катнаштылар, сүз уңаенда, соңгысы иң кызыклы бирем булды. Шәхси зачетта 1 нче мәктәптән Яна Данилова, Луч мәктәбеннән Айрат Гыйлемханов җиңү яуладылар. Луч мәктәбенең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары команда беренчелеген алды, нәкъ менә алар "Имин тәгәрмәч" республика конкурсында муниципаль район исеменнән чыгыш ясаячаклар. Икенче урында Йолдыз мәктәбе, ә өченче урында 2 нче гимназия командалары.
ЮХИДИ бүлеге форумда катнашучыларны тукландыру мөмкинлеге тапты. "Бердәм Россия" партиясе башкарма комитетының җирле бүлеге аерым конкурсантларны Грамота белән бүләкләде. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне "ТР юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДУ филиалы бирде. Кыскасы, башка катнашучылар да истәлекле призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев