Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яшь иҗатчылар туган якка мәхәббәтләрен иҗатлары аша белдерәләр

    Балалар сәнгать мәктәбендә иҗади муниципаль конкурска йомгак ясадылар.

    Балалар иҗаты дөньясы чистайлылар алдында алтынчы тапкыр ишекләрен ачты. 
     Бу юлы конкурста биш яшьтән һәм аннан өлкәнрәк булган 165 кеше катнашты. Осталарның эшләре шуның кадәр төрле иде ки, җиңүчеләрне билгеләү бик тә авыр булды. Барлык башкарылган композицияләр стендларга куелды, кызыксынучылар алар белән якыннанрак таныштылар, һөнәри башкару осталыкларына бәя бирә алдылар.
     Кунаклар хозурына төрле- төрле иҗат эшләре тәкъдим ителде: бу төрле техникада башкарылган рәсемнәр, Чистай мәчетләренең һәм соборларының архитектур корылмалары, папье-маше техникасында башкарылган эшләр , бизәкле такталар һәм башкалар. Төрле якты төсләрнең күп булуы туган Чистаебызга багышланган һәр композицияне тулыландырды.
    Тантаналы бүләкләү чарасында конкурсның яшь җиңүчеләре генә түгел, аларның әти-әниләре, шулай ук иҗади бәйгедә катнашучы тәрбиячеләре һәм педагоглары да катнашты.
    Кунакларны Чистай муниципаль районының культура бүлеге на­чаль­нигы Наталья Ларионова һәм Балалар сәнгать мәктәбе директоры Светлана Беляева сәламләде.
    – Бу юлы без бик күп лаеклы эшләр алдык, – дип билгеләп үтте Светлана Юрьевна. – Шунысы сөендерә, быел балалар гына түгел, олылар да активлык күрсәттеләр. Педагог­лар һәм тәрбиячеләр үзләренең иҗатларын, уйлап табучанлыкларын күрсәттеләр, шуңа күрә аларда тәрбияләнүчеләрнең менә шулай илһамланып иҗатка тартылулары, уңышлары гаҗәпләндерми. 
    Конкурс ике номинациядә: деко­ратив-кулланма сәнгать һәм архитектуралы композиция номи­на­цияләре буенча үтте. Катна­шу­чыларның эшләренә Балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимнәре бәя бирде. Сайлап алуның төп критерийлары булып креативлык, матурлык һәм пөхтәлек кенә түгел, мөстәкыйльлек тә тора.
     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: