Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яшь гаиләләргә сизелерлек ярдәм

    Агымдагы елда ана (гаилә) капиталына 367 сертификат бирелгән

    Бу көннәрдә ике гаиләгә тантаналы рәвештә кыйммәтле документлар тапшырылды. ЗАГС бүлеге һәм пенсия фонды идарәсе тарафыннан оештырылган тантана үзе Никахлашу сараенда узды һәм Әниләр көненә туры китереп үткәрелде.
    - Тантананың биредә үткәрелүе очраклы түгел, чөнки бу залда гаилә барлыкка килә, - дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина яшь әниләрне һәм әтиләрне сәламләп. - Нәкъ менә биредә сез, хөрмәтле әти-әниләр, үз никахыгызны теркәгәнсез. Бу әле күптән түгел генә булды кебек! Нәкъ менә биредә юбиляр гаилә парларын сәламләү тантаналары үтә. Балаларыгыз, үсеп җиткәч, сезнең турында кайгыртырлар, сезнең үрнәгегездә ныклы гаиләләр корырлар һәм еллар узгач алар безнең Никахлашу сараена үз балалары белән сезне алтын юбилеегыз белән котларга килерләр дип ышанабыз.
    Юлия һәм Виталий Штягиннарны, Раиса һәм Александр Титовларны кызлары туу белән котларга «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Мортазин килделәр. Алар яшь әниләргә изге теләкләр теләп, сертификатлар тапшырдылар, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар!
    - Балалар - тормыш чәчкәләре дип хак әйтәләр, - дип ассызыклады Михаил Ксенофонтов. - Шундый чәчкәләр күбрәк булсын иде. Сезгә сертификаттан уңышлы файдалана алуыгызны телибез, ул сезнең гаиләгез өчен сизелерлек ярдәм булсын!
    Ана капиталы акчасын нәрсәгә тотарга уйлыйсыз? Бу сорау табигый.
    - Әлбәттә, торак шартларын яхшыртуга, - ди Раиса Титова, мөлаем Даринаның әнисе. Өйдә сабыйны абыйсы көтә, Дмитрийга 5 яшь инде!
    Ирле-хатынлы Штягин­нарның да планнары шундый ук. Аларның зур кызлары Елизаветаның да сеңелесе Софья туган. Алар әти-әниләре җылысын тоеп, бәхетле, сәламәт булып үссеннәр.
    - Узган ел Россиядә, 1991 елдан соң беренче тапкыр, халыкның табигый артуы билгеләп үтелде, - дип билгеләп үтә Вера Белова-Реутина. - Безнең муниципаль районда да күрсәткечләр яхшыра. Агымдагы елның 10 аенда бала туу турында 796 очрак теркәлгән. Бу күпкә булмаса да, 2015 елның шул ук чоры күрсәткеченнән артып китә. Дөньяга аваз салган сабыйларның гомуми саныннан яртысыннан артыграгы - гаиләдә икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар. Һәм бу бик әйбәт! Чөнки нәкъ менә икенче, өченче балаларның тууы җәмгыятькә кешеләр санының тотрыклылыгын һәм киләчәктә үсәргә мөмкинлек бирә.
    Музыкантлар кунакларга күңел кылларын тибрәтүче җырлар бүләк иттеләр. Алар шулай ук хезмәттәшләреннән, якыннарыннан котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр. Истәлеккә фотога төштеләр. Вакыйга мөһим һәм әти-әниләр өчен генә түгел, ә шәһәр өчен дә, чөнки сүз яңа чистайлылар турында барды.
    2007 елның гыйнварында Россия Федерациясенең «Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы федераль законы үз көченә керде. Аны алуга хокук ана (гаилә) капиталына сертификат белән раслана. Бу адымнар демографик хәлне төзәтүгә юнәлгән иде һәм сертификат тапшыру балаларның тууын стимуллаштыру буенча мөһим чара булып хезмәт итәргә тиеш.
    Ана (гаилә) капиталының башлангыч күләме -250 мең сум. Ул инфляцияне исәпкә алып индексланды һәм хәзерге вакытта 453 мең 26 сум тәшкил итә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: