Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яшь фермер җиләк культуралары үстерәчәк

    Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә.

    Һәр районда фермерлар һәм яшь эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программалары ярдәме белән авылда үз эшләрен ачалар.

    Быел районыбызның унике фермеры «Яшь фермер» республика программасы буенча грант алды һәм үз эшен ачты. Шундый тәвәккәл авыл кешеләренең берсе – Марат Хәсәнов. Ул җиләк культуралары үстерү буенча үз проектын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сум күләмендә грант откан һәм үз эшендә беренче адымнар ясарга өлгергән инде.

    Марат Хәсәнов Александровка авылында туып-үскән. Авылдагы авыр хезмәт турында ишетеп кенә белми, физик эштән курыкмаган гаиләдә тәрбияләнә. Бәлки, нәкъ менә шуңа күрә мәктәптән соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, «Агроном» белгечлеге буенча белем ала.

    Яшь фермер безне Александровка авыл җирлегендә үзенең җир учас­тогы янында каршы алды. Тотып алынган территориядә махсус материал астында тип-тигез утыртылган җиләк сафлары күзне иркәләп тора.

    – Җиләк культуралары үстерү белән шөгыльләнү идеясе ничек барлыкка килде? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

    – Техникумны тәмамлаганнан соң Казанга киттем, алты ел офиста эшләдем. Шәһәр ыгы-зыгысы, вакытлыча яшәп торырга алынган фатир, бертөрлелек туйдырды, күңелем авылга, туган җиргә тартты. Авылга кайтырга һәм биредә үз проектымны тормышка ашырырга уйладым. Идея үзе бер ел элек туды.

    – Грант алу өчен проект әзерләү авыр булдымы?

    – Проектны әзерләүгә ике айга якын вакыт китте. Әмма агроном белеме алуым эшне язуда яхшы ярдәм булды. Иң мөһиме – теләк һәм омтылыш.

    – Программа кысаларында алынган акчаны нәрсәгә тоттыгыз?

    – Пай җирләре милек итеп рәсмиләштерелгән иде инде. Шуңа күрә мин җир участогын сатып алуга яки арендалауга акча кертмәдем. Грант акчаларының күп өлеше үсентеләр, тамчылап сугару системасы сатып алуга китте. 1,3 гектар мәйданда барлыгы 40 мең бакча җиләге үсентесе утырттык, аларның һәркайсы янында тамчы лентасы уза. Шулай ук туфракны каплый торган пленка сатып алдым, махсус техниканы арендаладым.

    – Яңа эш башлаучы фермерлар арасында җиләк культураларын үстерү, әйтик, бөртекле культуралар җитештерү кебек үк таралмаган. Ни өчен сез нәкъ менә шушы юнәлешне сайладыгыз?

    – Һәр эшмәкәр өчен кебек үк, минем өчен дә җитештерелә торган продукциягә ихтыяҗ булу зарур. Ә җиләк культураларына, сезонлы продукт булуга карамастан, ихтыяҗ зур. Барысы да сезонның кызган чорында аларны сатып алырга тырыша.

    – Ә үз продукциягезне кайда сатарга җыенасыз?

    – Минемчә, бу проблема булмаячак. Шәһәр кибетләре белән хезмәттәшлек итәргә, шулай ук җиләк-җимеш продукциясен базарларга, Интернет аша: социаль челтәрләр һәм махсус сайтлар аша чыгарырга планлаштырам.

    – Сез, яшь фермер буларак, мөгаен, иң уңышлы технология­ләрне, җиләк үстерү ысулларын сайларга тырышасыздыр. Мондый мәгълүматны кайдан аласыз?

    – Хәзер Интернет киңлекләрендә мәгълүмат күп. Шулай ук Татар­станның тәҗрибәле фермерлары ягыннан да ярдәм бар, алар белән мин элемтәдә торам. Алар һәрвакыт киңәш бирергә, ярдәм итәргә әзер торалар. Республика хуҗалыклары буенча йөрдем, үзем өчен бик күп яңалыклар белдем. Мондый хуҗалыклар республикада җитәрлек, әмма безнең районда шундый күләм белән әлегә мин генә эшлим.

    – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мондый ярдәм программаларын ничек бәялисез?

    – Мондый программалар – саллы ярдәм, бигрәк тә безгә, яшь фермерларга. Еш кына үз эшеңне башлап җибәрү өчен үз акчаң гына  җитми. Проектны тормышка ашыруның әлеге этабында гына да бер миллион сумга якын акча тотылды. Грант ярдәменнән башка мин булдыра алмас идем.

    Марат Хәсәновка нибары 24 яшь кенә булуга карамастан, ул үз эшен үстерергә омтыла, төгәл төзелгән план белән алга бара. Аңа барлык уй-ниятләрен тормышка ашыруда уңышлар телисе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: