Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь чистайлылар тәүге паспортларын алдылар

Җиңү көне алдыннан тугыз яшь чистайлы үзенең беренче паспортын алды.

«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистайда 14 яше тулган тугыз укучыга тантаналы рәвештә паспорт тапшырылды.

Яшь кунакларны Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ильмира Ярмушева сәламләде:

– Кадерле егетләр һәм кызлар, хәзер сез яңа, тагын да җаваплырак тормышка аяк басасыз. Хәзер сез үз киләчәгегезне мөстәкыйль төзеп кенә калмыйча, үз гамәлләрегез һәм аларның нәтиҗәләре өчен дә җаваплылык тотасыз. Сез – илебезнең киләчәге, аның патриотлары, үз җирегезнең чын хуҗалары булыгыз. Сезнең төп бурычыгыз – игелекле гамәлләрегез: уку, хезмәтегез белән илебез үсешенә ярдәм итү.

Ул шулай ук егетләрне һәм кызларны Никахлашу сарае бинасы тарихы белән таныштырды, ЗАГС бүлеге эшчәнлеге турында сөйләде.

Яшьләрне тормышларындагы мөһим вакыйга белән Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады.

– Сез бүген беренче паспортыгызны аласыз. Бүгеннән башлап, сез үз гамәлләрегез өчен җавап тотасыз, нинди дә булса юридик гамәлләр кыла аласыз. Үз илегез белән горурланыгыз, үзегезне илебезнең бер кисәкчеге итеп тоегыз. Бер-беребезгә ярдәм итеп, дус-тату яшәсәк, безне беркем дә җиңә алмаячак, без яшәячәкбез һәм үсәчәкбез. Сезнең өчен хәзер иң мөһиме – мәктәпне уңышлы тәмамлау, югары белем алу өчен яхшы уку. Әмма шуны исегездә тотыгыз, сез чистайлылар һәм сезне туган җирегездә көтәләр, – дип теләде Михаил Ксенофонтов.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Илнур Нуриәхмәтов яшь чистайлыларга беренче паспортларның барлыкка килү тарихы, документның хәзерге вакыттагы бизәлеше һәм аны куллану кагыйдәләре турында сөйләде, егетләргә һәм кызларга Россия Федерациясе гражданинының төп документын саклап тотуларын теләде.

Яшь чистайлылар бер-бер артлы үзләренең беренче паспортларын алдылар. «Бердәм Россия» партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Наилә Хәйдәрова егетләргә һәм кызларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

– Паспортны кулыма алгач, горурлык хисе барлыкка килде. Үзеңне олырак хис итә башлыйсың. Хәзер бездә аерым хокуклар, вазифалар бар, җаваплылык барлыкка килә, – дип билгеләп үтә Никита Быков.

– Паспорт алуымны мин 13 яшь тулганнан бирле көттем. Көннәрне санадым дип әйтсәм дә була. Ниһаять, бу көн килеп җитте – мөһим документ минем кулымда. Паспорт белән бергә без хокук кына түгел, вазифалар да алдык, җаваплылык та артты, – ди Арина Боякова.

Паспорт тапшыру тантанасын үсмерләрнең әти-әниләре дулкынланып күзәтте.

– Чараны шундый тантаналы шартларда уздырулары күңелле булды. Паспортны алу бер хәл булса, аны тантаналы шартларда тапшырулары – икенче нәрсә. Балаларыбызның хәтерендә бу вакыйга гомер буена сакланыр дип уйлыйм. Без, ата-аналар, өчен дә бу бик мөһим, чөнки бу балаларыбыз тормышында яңа этап, – дип уртаклашты бер укучының әнисе Елена Быкова.

– Кадерле ата-аналар, сезне һәм сезнең балаларыгызны чын күңелебездән шушы бәйрәм һәм тантаналы көн белән котлыйбыз. Балаларыгызның кулларында паспорт күргәч, без аларның җәмгыятьнең олы әгъзалары булуын һәм бүгенге көннән башлап тагын да мөстәкыйльрәк була алуларын аңлыйбыз. Сезгә һәм сезнең балаларыгызга нык сәламәтлек, сезнең кебек үк аларның да үз гамәлләре белән Россияне бөек держава итүләрен телибез, – диде Ильмира Ильяс кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев