Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь чистайлылар озак яшәү серенә төшенәләр

Сергей Салеев җитәкчелегендә «Антарктида» төбәк гаилә хәрәкәтендә катнашучы малайлар хөрмәтле һәм атаклы кешеләр белән танышуны дәвам итәләр. Бу юлы алар Мөслим авылында яшәүче 104 яшьлек Хаҗибә Ситдыйкованың хәлен белделәр.

Сөйкемле, мөлаем әби кунакларның килүен иртәдән үк көткән, аларны каршы алырга әзерләнгән.
Беренче чиратта егетләрне озак яшәүнең сере кызыксындырды. Акъәби бу сорауга җавап бирә алмаса да, гомеренең хезмәттә үтүен һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруын билгеләп үтте.
Хаҗибә Ситдыйкова Мөслим авылында гомер итә, монда аның бала чагы, яшьлеге үткән. Биредә кияүгә чыккан, балалар үстергән, хезмәт иткән. Тормыш иптәше белән бергә ул алты бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә бары өчесе генә исән. Аның каравы яраткан оныклары сөендереп торалар: алар уналтау. Акъәбинең 30дан артыграк оныкчыгы һәм ун оныгының оныгы бар.
- Оныкларымны мин бик яратам, алар барысы да яхшылар,- дип билгеләп үтте әби. - Шат күңелле булырга, хезмәт яратырга һәм төшенкелеккә бирелмәскә кирәк.
«Антарктида» хәрәкәтендә катнашучыларны сугыш вакыты кызыксындырды.
- Тормыш иптәшем фронтка китте, ә мин башка хатын-кызлар белән бергә окоп казырга йөрдем, ир-ат эшен башкара идем, хәтта бригадир да булдым,- дип искә ала әби.
Сөйләшү барышында әби гаиләдә иң мөһиме - бер-береңне аңлау, хөрмәт итү дип кат-кат билгеләп үтте.
Хаҗибә Сибгатулла кызының түземлегенә һәм тормышны сөюенә сокланасы гына кала. Әле 94 яшендә дә ул терлек асраган, сарыклары, тавыклары булган, хуҗалык алып барган һәм балаларыннан аерым яшәгән. Соңрак кына үзенең кечкенә кызы Асия янына күченеп килгән.
Акъәби ураза тота һәм көннең берничә сәгатен дога укып үткәрә.
Очрашу бик җылы үтте. Малайлар акъәби белән рәхәтләнеп аралаштылар, журналистларның эшен кызыксынып күзәттеләр.
- Проект безгә бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат бирде, - дип билгеләп үтте катнашучы Инсаф Мингалиев. - Шундый кешеләр белән аралашканнан соң тормыштан ямь табып яшәргә, вакытны заяга уздырмыйча, файдалы эшләр белән үткәрергә кирәклеген аңлыйсын.
«Тарих эзләре буйлап» проекты кысаларында «Антарктида» төбәк гаилә хәрәкәтендә катнашучылар өлкән яшькә җиткән кешеләр тормышын чагылдыралар.
- Проект турында уй-фикерләр берничә ел элек Рус география җәмгыяте эшчәнлеге кысаларында интервью алган вакытта туды, - ди проектның җитәкчесе Сергей Салеев. - Хәзер ул кешеләр якты дөньяда булмасалар да, безнең хәтердә алар барыбер исән. Безнең туганнарыбыз, якын кешеләребез арабыздан китә, ә алар белән бергә тулы бер дәвер юкка чыга. Шуңа күрә аларның бай тәҗрибәсен туплау мөһим. Моннан тыш, безнең балаларыбыз кешеләр белән аралашырга өйрәнәләр, эшче белгечлекләр үзләштерәләр. Бу мәрхәмәтлелеккә, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәткә нигезләнгән күпкырлы проект.
«Антарктида» проектында катнашучыларны әле бик күп кызыклы очрашулар көтә. Алар файдага булсыннар, хаталардан саклап калсыннар һәм тормышта иң мөһим нәрсәләрне кадерләргә өйрәтсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар