Яшь – чик түгел! Спорт рухы пенсионерларны берләштерде
Мәхәббәттәге кебек үк спортка да төрле яшь кешеләре битараф түгел. Моны пенсионерлар янә бер кат расладылар.
Спортчылар пенсионерларның «Өченче яшь»республика спартакиадасының беренче этабына җыелдылар. Анда катнашучылар барысы да энергияле, күтәренке кәефле, актив озак яшәүгә омтылучы кешеләр. Алар өчен паспорттагы яшь ул бары саннар гына, алар өчен иң мөһиме – күңелнең яшь булуы. Алар моны төрле спорт чараларында катнашып расладылар да инде. Балалар һәм яшьләр иҗат йортының спорт залында пенсионерларга үз сәләтләрен дартс уенында күрсәтү мәҗбүри иде. Анда барысы да диярлек катнашты. Аннары ярышу процессы бассейнга күчте. Биредә спортчылар 50 метрга ирекле стиль белән йөзделәр. Берәүләр суда йөзгәндә, ике кат югары булган залда ракеткалар тукылдады. Биредә өстәл теннисы буенча ярышлар узды. «Татнефть-Олимп» стадионында да ярышлар җәелде. Әлеге спорт объекты ату һәм 100 метрга йөгерү буенча ярышлар мәйданчыгына әверелде.
Спартакиадада катнашучы һәр спортчы өчен спортның әһәмияте бик зур. Мәсәлән, Чистай инвалидлар җәмгыяте Һәм «Ступени» әдәби берләшмәсе әгъзасы Александр Ионов гомер буе спортның төрле төрләре белән мавыкты. Пенсиягә чыккач та туктап калмады.
– Мондый ярышлар пенсионерлар өчен бик мөһим. Алар безгә үзебезне күрсәтү мөмкинлеге генә биреп калмыйча, вакытны файдалы итеп үткәрергә, рухи яктан якын булган кешеләр белән аралашырга да мөмкинлек бирә. Мин спорт белән электән үк мавыга идем, хәзер дә актив тормыш рәвеше алып барам, – ди Александр Николаевич.
Ә менә Галина Елагина (рәсемдә) спорт яхшы кәеф тудыра дип саный.
– Мин үз шәһәремне бик яратам, шуңа күрә аны төрле ярышларда катнашып та күрсәтәсем килә. Берничә ел элек актив тормыш рәвеше белән шөгыльләнергә уйладым: бадминтонда, өстәл теннисында уйныйм, йөзәм, йөгерәм. Пенсия яшендә дә биек үрләр яуларга мөмкин дип уйлыйм. Хәрәкәт ул тормыш, шуңа күрә дә мин бу спартакиадада катнашам, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Галина.
Спартакиада Пенсия фондының җирле идарәсе һәм спорт бүлеге ярдәме белән Россиянең пенсионерлар Берлегенең Чистай бүлеге тарафыннан оештырылды.
Беренче этап сайлап алу туры булды. Яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр Чистай командасына кертеләчәк. Алар муниципаль районны республика дәрәҗәсендәге спартакиадада күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев