Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь буын аларны онытмый

Декабрь азагында хәрби-интернационалистларга куелган "Торналар" һәйкәле янында совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең 32 еллыгына багышланган митинг булды. Игълан ителмәгән сугыш 15 мең совет солдатының һәм офицерының гомерен өзде, алар арасында чистайлылар да бар.

Митингны "Сугыш инвалидлары" Әфганстандагы сугыш инвалидлары һәм хәрби имгәнүләр бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк оешмасының Чистай район бүлеге рәисе, ике сугышчан Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Р. Мәхмүтов ачты. Ул митингны оештырырга ярдәм итүчеләргә һәм анда катнашучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерде. Болар - әфганлы ветераннар, "Сугышчан туганлык" оешмасы әгъзалары, икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы студентлары, "ОСТО" техник мәктәбендә, кадет мәктәбендә, 1 нче лицейда укучылар.
Рәфис Мәхмүтов Әфганстанда интернациональ бурычны үтәгәндә һәлак булган барлык Совет һәм Россия хәрби хезмәткәрләре хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итте. Митингта "Чистай шәһәре" муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы М. Ксенофонтов, Казан шәһәреннән килгән, "Сугыш инвалидлары" оешмасы вәкиле Г. Ибәтуллин, икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы директоры, шәһәр Советы депутаты О. Добронравова, Әфганстанда һәлак булган С. Яковлевның әтисе Ю. Яковлев, әфганлы сугышчы В. Ильин чыгыш ясадылар. Алты чистайлыга туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмады. Алар "200" дип атала торган йөк белән цинклы табутларда кайттылар һәм шәһәребез, районыбыз зиратларында җирләнделәр. Болар - Т. Вәлиуллин, Н. Калошин, В. Олокин, В. Самсонов, С. Страхов, С. Яковлев. 35 егет Әфганстаннан исән-сау кайтып соңрак, кемдер алган яраларыннан, ә кемдер чиновникларның битарафлыгыннан вафат булдылар. Совет гаскәрләренең Әфганстандагы чикләнгән контингенты составында интернациональ бурычларын үтәгән егетләр турындагы истәлек чит илдә булганнарның күңелендә мәңге сакланыр. Яшь буын да патриотик эш, шул исәптән әфганлы хәрбиләрнең тырышлыгы белән ул коточкыч сугыш турында онытмый. "Торналар" обелиск һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев