Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Яшь автомобильчеләр кабат мактау баскычына күтәрелделәр

    Безнең яшь автомобильчеләребез Казаннан шатланып, уңышка ирешүләреннән илһамланып кайттылар.

    ЮХИДИның республика идарәсе территориясендә автомобильчеләр арасында гадәткә кергән конкурс булып узды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән 60 кеше катнашты. Чистай данын балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе филиалы укучылары составында 16-18 яшьлек үсмерләрдән торган команда яклады. Аның составында Ксения Федотова (Чистай Выселкасы мәктәбе), Роман Матюшкин (3нче гимназия), Александр Наумов (5нче мәктәп) чыгыш ясадылар, шәхси беренчелектә шулай ук Глеб Логинкин (1нче гимназия) һәм Адель Бабаев (кадет мәктәп-интернаты) җиңү өчен көрәштеләр. Аларның барысы да әлеге конкурсның муниципаль этабында менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм безнең шәһәребезне тагын да югарырак дәрәҗәдә тәкъдим итү хокукын яуладылар.
    Алар биредә дә биремнәрне - юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм автомобильне фигуралы йөртү буенча имтиханны лаеклы тапшырдылар. Нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында безнең команда Казаннан яшьтәшләреннән генә калышып, II урынны алды. Өченче урында исә безнең күршеләребез - Алексеевск поселогыннан үсмерләр.
    Көчле катнашучылар белән көндәшлектә ирешелгән саллы уңыш тагын бер кат җаваплы ярышларга менә дигән әзерлекне, Ильдар Хәмитов җитәкчелегендәге балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе филиалында укучыларның белем сыйфатын раслады. Монда балалар белән даими рәвештә шөгыльләнгәннәрнең, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырганнарның, машина йөртү нигезләрен өйрәткәннәрнең дә өлеше зур. Автосыйныфлар гомуми белем бирү учреждениеләре каршында эшләп киләләр, анда безнең автомобильчеләребез дә укыйлар.
    - Мин юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча педагог Вячеслав Славнинга һәм машина йөртү буенча инструктор Даниил Красильниковка бик рәхмәтлемен, - ди Ксения Федотова. - Ә конкурс вакытында балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе җитәкчесе Илдар Хәмитов көч биреп торды, аның сүзләре үз мөмкинлекләребезгә ышаныч өстәде. Биремнәре җиңел булмаса да, конкурс миңа ошады. Хәер, юлларда һәрвакыт имин булсын өчен машина йөртүче аларны җиңел эшләргә тиеш.
    Ярышларга без җитди әзерләндек, автомәйданчыкта күнегүләр башкардык. Ә бит муниципаль этапка кадәр без бер-беребез белән таныш та түгел идек. Әмма бердәм команда булып тупланып, чыгыш ясый алдык. Егетләребез безнең - шәп!
    - Сиңа алар белән, әллә аларга синең белән уңайлы булдымы? Син үзеңне руль артында ышанычлы тотасыңмы?
    - Әйе. Мин техника белән 11 яшеннән таныша башладым. Беренче сабакларны әтиемнән алдым, ул мине автоэшкә өйрәтте. Әти-әнием уртак уңышыбызга сөенделәр!
    Александр Наумовны машина йөртергә шулай ук башта әтисе өйрәткән, ә төп белемне ул балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбендә ала.
    - Сынауларның кайсысы аеруча катлаулы булды?
    - Машина йөртү, дип уйлыйм, чөнки моңа кадәр бу мәйданчыкта йөргәнебез булмады, - ди Александр. - Әмма юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырганда да дулкынландым.
    - Көндәшләр ничек?
    - Көндәшләр көчле, берсенә-берсе лаек. Бигрәк тә Казан командасы!
    Чистай командасы дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Афәрин, егетләр һәм кызлар! Шунысы сөенечле, яшь автомобильчеләр даими рәвештә мактау баскычына күтәреләләр.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: