Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Яшь армияче» лагеренда ял итүче яшьләр күңеленә романтика хуш килә

«Яшь армияче» чатыр лагеренда соңгы, бишенче смена башланды.

Ул Данауровкада, җирле мәктәп янында корылган. Быел кызларны һәм малайларны җиденче тапкыр кабул итте инде. Бу сезонда биредә барлыгы 650 кеше ял итте. Балаларны кыр шартлары да, һава торышының көйсезләнүе дә куркытмый.
- Лагерьда ял итү программасы бик эчтәлекле, - дип билгеләп үтә аның директоры Юрий Ильин. - Болар - хәрби-патриотик, спорт юнәлешләрендә эшләү дә, туристик күнекмәләр булдыру да. Бездә тиешле кирәк-яракларны алып, бер көнлек сәфәрләр дә оештырыла. Иң мөһиме, яшүсмерләр актив ял итәләр, алар яшьтәшләре арасында, һәрвакыт хәрәкәттә, мәшгульләр. Алган белемнәрне, тәҗрибәне гадәткә кергән лагерь­ара спартакиадада да кулланырга мөмкин, ул август башында Минзәләдә узачак. Ә бераз соңрак Мамадышта «Йолдызлы десант» чатыр лагерьлары фестивале була.
Чатыр лагере территориясенең зурлыгы гаҗәпләндерә. Биредә төрле шөгыль, тренировкалар: Калашников автоматын җыю һәм сүтү, пневматик коралдан ату, граната ыргыту, пинбол уены өчен барысы да каралган, парашюттан сикерүне дә имитацияләргә мөмкин. Тәкъдимнәрнең төрле­легеннән хәйран калырлык! Сүз уңаенда, быел 19 кеше парашют белән сикерү хыялын тормышка ашырды, бу Коркачык поселогы аэродромында булды. Кайбер малайлар һәм кызлар күкне яуларга җыеналар гына, алар моңа әзер инде.
- Мин дә тәвәкәлләдем, - ди Нас­тя Маврина. - Ә нигә эшләп карамаска? Моның никадәр яңа хис-тойгылар, дәрт бирүен күз алдына китерәм! Бу лагерьда мин инде өченче тапкыр, узган елны берьюлы ике смена ял иттем.
- Ә сиңа биредә нәрсә аеруча ошый?
- Чатыр лагереның тормыш ритмы, романтикасы, малайларның һәм кызларның бердәмлеге. Сафка тезелү, ату... Сүз уңаенда, узган елны мин ату һәм йөгерү буенча беренче урыннарны алдым. Барысын да эшләп карыйсы, үз көчемне сыныйсым килә.
Настя туганнарына кунакка­ Мәскәүдән кайта. Элек аның гаи­ләсе Чистайда яшәгән, ә ул ка­­­дет мәк­тәп-интернатта белем ал­­ган. «Яшь армияче»дә, ә ул республи­ка программасы буенча финанслана, якын-тирәдәге районнардан, шулай ук Бөгелмәдән, Зәйдән балалар ял итә. Малайларның сүзләренә караганда, ял итү программасына кертелгән чаралар күпмедер дәрәҗәдә армия тормышы турында беренче күзаллауларны алырга, хезмәткә әзерлекне үстерергә ярдәм итәләр. Ә гүзәл зат вәкилләре исә спортның хәрби-гамәли төрләренә малайлар белән беррәттән кызыксыну күрсәтәләр.
Ярышларда гына түгел, ә үз-үзең өстендә, иң элек, үзеңнең тәвәккәлсезлегеңне, курку хисен җиңү һәм кызыклы ял телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай